Зәй офыклары

Җирләү – мөһим нәрсә

Торак-коммуналь хуҗалыгы, экология, җир мәсьәләләре буенча Зәй шәһәр Советы комиссиясе утырышында депутатлар, бу мәсьәләләргә мөнәсәбәтле учреждениеләр вәкилләре шәһәрдә үлгәннәрне күмү эшләренә кагылышлы документларны карау һәм күпкатлы йортларда капиталь төзекләндерү эшләренең агымдагы ел нәтиҗәләре, 2015 елга планнарны уртага салып фикер алышты. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов күмү эшләре буенча әзерләнгән...

Торак-коммуналь хуҗалыгы, экология, җир мәсьәләләре буенча Зәй шәһәр Советы комиссиясе утырышында депутатлар, бу мәсьәләләргә мөнәсәбәтле учреждениеләр вәкилләре шәһәрдә үлгәннәрне күмү эшләренә кагылышлы документларны карау һәм күпкатлы йортларда капиталь төзекләндерү эшләренең агымдагы ел нәтиҗәләре, 2015 елга планнарны уртага салып фикер алышты. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов күмү эшләре буенча әзерләнгән положение белән таныштырды. Ә әлеге эшне оештыру белән шөгыльләнүче эшмәкәр Эльвира Миллебаева положениедәге кайбер пунктларның Россия законнары белән тәңгәл килмәвен искәртте һәм бу төгәлсезлекләрне бетерүне сорады. Шулай ук ул күмү өчен кабергә 2х1,40 метр мәйдан бирелүне дөрес түгел, дип билгеләде.

- Кайбер кешеләр үзе генә дә 1 метр 90 сантиметр. озынлыкта була. Ә аларны табутка салгач, озынлык тагын да арта. Нәтиҗәдә кеше күмелгән урынның бер өлеше сукмакка туры килә. Бу исә зиратка килүчеләр өчен куркыныч тудыра, балчыкның иңеп, төшеп китү ихтималы бар. Шуңа да мин озынлыкны 20 сантиметрга арттырырга тәкъдим итәм, - диде эшмәкәр.

Депутатлар тәкъдимнәрне язмача бирүне сорады, аннан соң бу мәсьәләне юристлар белән берлектә өйрәнү кирәклеге ассызыкланды.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча быел күпкатлы 17 йортта 70 миллион 338 мең сумлык капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелү турында хисап бирелде. 2015 елда исә күпкатлы 12 йортка 61 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре үткәрү программасы проекты әзерләнгән. Депутатлар торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлегенә хәзердән үк подрядчы оешмаларга алдан җитди карап, сайлау мөһимлеген искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: