Зәй офыклары

Әгәр сыннар сөйли белсә...

Зәйдә берничә мәртәбә үтеп китешли генә булырга туры килде. Шуңа күрә автовокзал, берничә урам башы, промышленность зоналарыннан башка урыннарны күргәнем юк иде. Татарстан энергетиклары шәһәре белән мөхәррият эше белән - җирле рәссам һәм сынчы Фазыл Шиапов белән очрашып, аның турында мәкалә язу форсаты чыккач, ныграк танышу мөмкинлеге туды. Әлбәттә, без...

Зәйдә берничә мәртәбә үтеп китешли генә булырга туры килде. Шуңа күрә автовокзал, берничә урам башы, промышленность зоналарыннан башка урыннарны күргәнем юк иде. Татарстан энергетиклары шәһәре белән мөхәррият эше белән - җирле рәссам һәм сынчы Фазыл Шиапов белән очрашып, аның турында мәкалә язу форсаты чыккач, ныграк танышу мөмкинлеге туды. Әлбәттә, без аның белән иң башта район үзәк дәваханәсе каршында урнашкан шәһәрне бизәп торучы «Бабай һәм әби» скульптур композициясе янында очраштык. Соңыннан Фазыл Шиапов минем өчен шәһәр буенча экскурсия ясады: зур булмаган, бөкеләр белән тулмаган урамнар буйлап аның машинасында шәһәр ландшафтына туры килеп торучы, җыйнак матур скульптура эшләренең барысын да диярлек карап чыктык.

Тирән мәгънәгә ия

Останың күп кенә эшләре үзләренең урнашу урынына тематик яктан бәйләнгән. Мәсәлән, "Крокодил Гена һәм Чебурашка" композициясе - элекке "Космос" кинотеатры (хәзер яшьләр күңел ачу үзәге), "Баласын бал белән сыйлаучы аю" - интернат-мәктәп каршында, "Муза" балалар музыка мәктәбе скверында урнашкан. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр скульптур композиция тирән фәлсәфи мәгънәгә ия. Бу хакта автор үзе менә ничек аңлата: "Әйтик, үз баласын мичкәдән бал белән сыйлаучы аю. Мичкә - зур, ә бал агып чыга торган тишек - кечкенә. Тормыштан да рәхәтлек-шатлыкларны алырга була. Һәм алырга кирәк тә, әмма барысын берьюлы түгел, аз-азлап кына! Югыйсә, туйдыруы ихтимал..."

Миңа аеруча "Кувшиннар" композициясе ошады. Янәшә ике кувшин: аның берсе - бөтен, икенчесе - ватык. Ватык кувшинның яртысына клумба ясалган. "Кешеләрнең дә язмышлары төрлечә языла, - ди Фазыл Шиапов. - Ватык кувшин - ялгышкан, тормышы җимерелгән кеше символы. Әмма якты кояш астында бу дөньяда аңа да урын бар, ул да кешеләргә шатлык китерергә мөмкин."

Автор эшләренең тематикасы, стиле төрле булуга карамастан, аларны берләштерүче бик нечкә автор кыллары булуын күрми мөмкин түгел. Төп охшашлык - скульптура композицияләрендәге персонажларның күзләре. Аларның барысыннан да яхшылык, киң күңеллелек сирпелә. Шиапов композицияләренең милли үзенчәлеген, аларның татар этномәдәнияте белән бәйләнешен дә күрми калу мөмкин түгел. Болар аеруча "Бабай һәм әби" композициясендә нык чагыла. Милли киемле бабай белән әби татар гаиләсенең традицион кыйммәтләрен гәүдәләндерә. Башын горур кыяфәттә югары тоткан бабай кулында - таяк. Ул - гаиләне туендыручы да, саклаучы да. Бабайга сыенган әби кулында - алма. Еллар узса да, аерым гаилә иерархиясенә буйсынып, алар бер-берсенә булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне саклап калган.

Иҗат эше кесәгә сукмый

Асылда Шиапов скульптур композицияләренең технологиясе гади һәм кыйммәткә төшми. Ул эшендә төп материал сыйфатында газобетон файдалана. Рәссам модельләр, эскизлар ясап маташмый, аңа җиңелчә сызым-каралама да җитә. Аннан ул скульптураның аерым детальләрен әзерли, аларны постаментта тоташтыра, клей һәм буяу белән каплый.

Мондый композицияләрнең үзкыйммәте югары түгел, бюджет ягы чикләнгән һәр авыл җирлеге өчен ул бәя көч җитәрлек. Әмма шунысы шик тудыра, социалистик индустриализация эпохасында төзелгән зур булмаган моношәһәр һәм бистәләр якын киләчәктә үз архитектур йөзен тиз генә үзгәртерме?! Кыйммәт булмаган, шул ук вакытта ярыйсы гына ныклы мондый скульптур композицияләр урамнарны бизәп кенә калмый, шәһәргә архитектур үзенчәлек өсти, кунакларның, җирле халыкның кәефен күтәрә.

Шәһәрне скульптур һәм декоратив яктан бизәүдә социалистик "классицизмнан" киткән Зәй администрациясенә сокланмый мөмкин түгел. Мәсәлән, Фазыл Шиаповның җирле администрация заказы белән ясалган бер эше авыл хезмәтчәннәренең хезмәт сөючәнлеген, байлыгын гәүдәләндерә. Дөресен генә әйткәндә, бу турыда сүз чыккач, мин кулына башак тоткан, йөзен шәфәкъка юнәлткән колхозчы монументаль фигурасын күз алдына китергән идем. Ялгышканмын. Ә анда - "Көл кызы" әкиятеннән стильләштерелгән әсәр. Зур кабактан тычкан җигелгән карета ясалган, кучер сыйфатында - шаян гном. Әлеге скульптура Зәй балаларының яраткан урынына әверелгән.

"Эйнштейн һәм Бор" композициясе янында автордан ни өчен менә әлеге галимнәргә тукталуы белән кызыксынам. Аның җавабы кыска: ничек инде ни өчен, чөнки алар - дөнья энергетикасы үсешенә фәнни яктан үзләреннән зур өлеш керткән затлар, диде ул.

Матурлык - гадилектә

Фазыл Шиаповның иҗади кредосы менә шундый. Аның әйтүенчә, ул, мәсәлән, Айвазовский һәм Шишкин кебек, аерым бер темага гына иҗат итәргә яратмый. Әмма бу яктан ул азмы-күпме хәйләли. Әлбәттә, аның остаханәсендә төрле темаларга иҗат ителгән картиналар һәм скульптур композицияләрне күп күрергә мөмкин, ләкин атлар аның иҗатында аерым урын били. Алар нинди генә стильдә, образда һәм ипостасьта чагылдырылмаган?! Хәтта араларында рәссамның үзенең бар көченә айгырны йөгәнләргә тырышуын чагылдырган картинасы да бар. Фазыл Әгъләмович сүзләренчә, картина символик мәгънәгә ия: я син кулга ияләштереп, язмыш атын йөгәнлисең, я ул сине егып төшерә. Менә шулай язмышыңны җилләр алып китәргә мөмкин.

Останың күп кенә пенопласттан композицияләре республика тантаналары, бәйрәм чаралары өчен эшләнгән. Сүз уңаеннан, ил чемпионы булган "Ак барс" командасы хоккейчылары сәхнәгә нәкъ менә Шиапов ясаган барс башы белән чыга.

Кайчандыр Федот авылында храм куполын бизәү кебек эшне дә ышанып тапшыралар аңа. Баштарак дин әһелләре аңа шикләнебрәк карый, ләкин рәссамның осталыгын күреп, уй-фикерләренең эчкерсезлеген аңлап, ышаныч белдерәләр, хөрмәт итәләр. Мөселман кешесенә чиркәү бизәү эше килешеп бетәме, дигән сорауга оста: "Әлбәттә, гөмбәз астында эшләү аерым осталык таләп итә, ә болай барысы да яхшы, чөнки бөтен кеше өчен дә Алла берәү генә", - дип җавап бирде.

Фазыл Шиаповның иҗат биографиясендә Тунисның Сус шәһәрендәге карнаваллар аерым урын алган. Бәйрәм өчен пенопласттан карнавал фигуралары өстендә субтропик эсселектә җиде кат тирең чыкканчы эшләргә туры килә, кайчак фигураларның биеклеге 12шәр метр биеклеккә җитә. Төрле илләрдән килгән рәссамнар, осталар белән аралашу, җирле халык белән очрашулар, Төньяк Африканың яр буе пейзажы, экзотик күренешләр сагынып сөйләргә генә калды, дип көрсенә Фазыл Шиапов. Менә инде берничә ел әлеге илдә барган сәяси вакыйгалар белән бәйле рәвештә карнавал үткәрелми. Автор альбомындагы фотосурәтләр - андагы онытылмас көннәрне искә төшереп торучы истәлекләр.

Аның каравы, Зәйдә ел саен боздан ясалган фигуралар фестивале үткәрелә. Фазыл Шиапов һәм башка осталар боз скульптуралары иҗат итеп, балаларны, зәйлеләрне сөендерә. Останың эшләрен зәйлеләр күптән яратып өлгерде. Экскурсия вакытында да кайберәүләр аның янына килеп, скульптура фонында бергәләп фотосурәткә төшәргә рөхсәт сорады, авторга шундый тормышчан, оригиналь эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ә оста өчен моннан да зур бәя юктыр, мөгаен.

Наил Батршин.

«Республика Татарстан».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: