Зәй офыклары

Грант отучылар арасында зәйлеләр дә бар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы белгече» III республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды Чараны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов ачты. Ул чыгышында Россиягә каршы көнбатыш илләр тарафыннан кертелгән санкция шартларында Татарстан Республикасының азык-төлек иминлеге мәсьәләләренә кагылды. Аның әйтүенчә,...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы белгече» III республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

Чараны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов ачты. Ул чыгышында Россиягә каршы көнбатыш илләр тарафыннан кертелгән санкция шартларында Татарстан Республикасының азык-төлек иминлеге мәсьәләләренә кагылды. Аның әйтүенчә, куйган максатларга бары тик муниципаль районнар башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларының, АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торып эшләгәндә генә ирешеп була. Николай Титов шулай ук Татарстан Республикасы АПК бүлекчәләрендә хезмәт хакын вакытында түләү кирәклегенә, яшь гаиләләргә һәм белгечләргә торак арендага бирү мәсьәләсенә тукталды. Аннары конкурста җиңүчеләргә зооинженерларга, агрономнарга, инженерларга, икътисадчыларга, хисапчыларга һәм кадрлар хезмәтләре хезмәткәрләренә грантлар тапшырылды. Алар арасында Зәйдән «Восток» агрофирмасы баш агрономы Ренат Әхмәтшин, баш инженер Петр Маслов, "Зәй" агрофирмасыннан баш икътисадчы Илгизә Туктарова, баш зоотехник Ирек Хөснетдинов, "Зәй шикәре" агрофирмасыннан баш хисапчы урынбасары Гөлнур Галиева, баш инженер Габделхак Шәйдуллин,әйдәүче ветеринар табиб Рәсим Җиһаншин, баш агроном Җәүдәт Фәйзуллов, район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Шәфыйк Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: