Зәй офыклары

Гражданнар оборанасы буенча өйрәнүләр башланды

Бүген Зәйдә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр башланды. "Гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәлешен тәэмин итү өчен штаттан тыш формированияләр төзү турында" һәм "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәлешен тәэмин итү буенча штаттан тыш формированияләр һәм коткару хезмәтләре (гражданнар оборонасы хезмәтләре) төзү турында" район башлыгы карарларын үтәлешен Россия...

Бүген Зәйдә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр башланды. "Гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәлешен тәэмин итү өчен штаттан тыш формированияләр төзү турында" һәм "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәлешен тәэмин итү буенча штаттан тыш формированияләр һәм коткару хезмәтләре (гражданнар оборонасы хезмәтләре) төзү турында" район башлыгы карарларын үтәлешен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе эшче төркеме тикшерә.

Бүген эшче төркем районада оешкан "Элемтә һәм хәбәр итү", "Коммуналь - техник", "Сәүдә һәм туклану", "Медицина", "Транспорт һәм ягулык - майлау материаллары белән тәэмин итү", "Хайваннар һәм үсемлекләрне саклау", "Инженерлык", "Юл", "Янгын куркынычсызлыгы", "Санэпидкүзәтү", "Җәмәгать тәртибен саклау" хезмәтләре башлыклары белән эшли, тиешле документларның куелган таләпләргә җавап бирелүе тикшерелә. Кайбер хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ничек эшләячәге практикада тиешле объктларда узачак.

Бүген исә "Коммуналь - техник", "Санитар эшкәртү пукты", "Әйберләр белән тәэкмин итү пункты" һәм "Сәүдә һәм туклану" хезмәтләре эшчәнлеген җәялдереп карау билгеләнгән.

Иртәгә гражданнар оборонасы штабын, эвакуация органнары һәм гражданнар оборонасы хезмәтләрен гамәлдә тикшерү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: