Зәй офыклары

Хаталардан сабак алыйк!

Җәй - ел фасылының иң күңелле вакыты. Быел көннәр аеруча эссе тора. Ә бу үз чиратында кайбер проблемалар да тудыра. Кешеләр эсседән качып, елга, су буйларына агыла. Быел суда батып үлүчеләр саны арта бара. Районда суда фаҗигаләрне кисәтү буенча нәрсәләр эшләнә? Бу турыда кече күләмле судноларны теркәү бүлеге инспекторы Валентин...

Җәй - ел фасылының иң күңелле вакыты. Быел көннәр аеруча эссе тора. Ә бу үз чиратында кайбер проблемалар да тудыра. Кешеләр эсседән качып, елга, су буйларына агыла. Быел суда батып үлүчеләр саны арта бара. Районда суда фаҗигаләрне кисәтү буенча нәрсәләр эшләнә? Бу турыда кече күләмле судноларны теркәү бүлеге инспекторы Валентин Атласов сөйли.

- Агымдагы елның 1 июненнән башкарма комитет һәм ирекле коткаручылар җәмгыяте тарафыннан елга янында массакүләм ял итү урыннарында коткару эшләре алып бару буенча килешүләр төзелде. Ирекле коткаручылар җәмгыятенең вазифалары коткару посты хезмәткәрләре сменасына күзәтчелек итү, иртәнге 9дан кичке сәгать 8гә кадәр мотокөймә белән акватория биләмәсендә патрульлек итүне тәэмин итү, суда фаҗигагә таручыларга беренче ярдәм күрсәтү, халык арасында суда фаҗигаләрне кисәтү максатында аңлату эшләре алып барудан гыйбарәт. Муниципаль берәмлекләрнең күпчелеге суда куркынычсызлык чаралары, елга янында массакүләм ял итү урыннарында исерткеч һәм пыяла савытларда эчемлекләр сатуны тыю буенча норматив хокукый актлар кабул итте. Шулай да кайбер авыл җирлекләре бу эшкә җитди карамыйлар.

Көн саен массакүләм ял итү урыннарына Гадәттән тыш хәлләр һәм Эчке эшләр министрлыклары бүлекләре хезмәткәрләре күзәтчелек итә. Яшьләр белән спорт идарәләре балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча чаралар планы эшләде. Аның кысаларында суда фаҗигаләрне кисәтү максатында акция узды. Районда суда була торган фаҗигаләрне кисәтү буенча эш алып барылуга карамастан, 7 кеше батып үлде инде. Шуларның 3се - исерек хәлдә, 4се тиешсез урында су коену нәтиҗәсендә фаҗигагә юлыккан. Гомумән, әлеге фаҗигаләрнең төп сәбәп- ләре - үз-үзеңне сакламау, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коену, хокукый культураның түбән булуы. Шуны исегездә тотыгыз, гади генә саклык чараларына да игътибар итегез, тиешсез урында су коенмагыз, аеруча балаларга күз-колак булыгыз, аларның үзләрен генә сулык тирәсенә җибәрмәгез, исерек килеш суга коенырга кермәгез. Хаталардан сабак алыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: