Зәй офыклары

Хатын-кызга ни җитми?

Исерек хатын-кызлар - хәзер сирәк күренеш түгел. Элек кибет яннарында берничә салмыш ир-ат булгалый иде. Алары да гадәттә хатыннарыннан качып, баш төзәтергә бер «чәки» юнәтергә йөрүче юаш кыяфәтле адәмнәр иде. Күз төпләре кара янган, йөзе шешенеп беткән хатыннарның күпкатлы йортлар ишегалдындагы утыргычларда сыра чөмереп, үзләрен «дөньяның кендекләре» кебек хис итеп...

Исерек хатын-кызлар - хәзер сирәк күренеш түгел. Элек кибет яннарында берничә салмыш ир-ат булгалый иде. Алары да гадәттә хатыннарыннан качып, баш төзәтергә бер «чәки» юнәтергә йөрүче юаш кыяфәтле адәмнәр иде. Күз төпләре кара янган, йөзе шешенеп беткән хатыннарның күпкатлы йортлар ишегалдындагы утыргычларда сыра чөмереп, үзләрен «дөньяның кендекләре» кебек хис итеп утыруына күпләрнең исе дә китми бугай инде. Гаилә учагын сакларга тиешле гүзәл затларны бу кыяфәттә күрү йөрәкне әрнетә, әлбәттә. Нишлисез сез, хатыннар, дип сөрән саласы килә. Ә бит менә шушы эчү күпме язмышларны упкынга сөйри, балаларны ятим итә, никадәр төзәтеп булмаслык хаталар ясала, җинаятьләр кылына.

Шәһәр судыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2010 елда 240 хөкем ителүченең 26сы - хатын-кыз, шуларның 6сы - балигъ булмаган яшьтә. 2011 елда хокук бозучыларның 16сы, 2012 елда 18е хатын-кыз булган. Хатын-кызлар җинаятьчелегенең нигезендә эчү ята. Балигъ булмаган кыз балаларны хокук бозуга этәрүче төп сәбәп тә - гаиләнең имин булмавы. Исерткеч белән мавыккан ата-анадан юньле тәрбия күрмәгән бала алдашырга, урлашырга өйрәнә, тыелганны татып карарга омтыла.

Мәсәлән, балигъ булмаган М. еш кына дәресләр калдыра, сукбайлыкта йөри. Урлашуы нәтиҗәсендә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә берничә мәртәбә чакыртыла. Әнисен кызына тиешле тәрбия бирмәгән өчен административ җаваплылыкка тарталар. Ахыр чиктә кыз суд карары белән ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесенә җибәрелә. Белгечләр әйтүенчә, нәкъ менә шундый балалар үсә төшкәч агрессив, каты бәгырьлегә әйләнә. Аларга тормышта үз урыннарын табу кыенлаша, иң куркынычы - мондыйлар арасында авыр җинаять кылучылар еш күзәтелә. Чөнки алар кечкенәдән тормышка, кешеләргә нәфрәтле булып үсә. Хәтта аларда хатын-кызга хас кызгану хисе дә булмаска мөмкин. Хәтерләсәгез, 2010 елда бер хатынның үз баласын тууга сулышын каплап үтерүе турында мәгълүмат бирелде. Ә бит аның балигъ булмаган башка балалары да була. Әниләренең явыз гамәлен алар бик яхшы аңлый, үскәч аларда да үч алу теләге тумас дип кем әйтә ала? Ана кешенең баласы гомерен өзүе - башка сыймаслык хәл. Ә бу вәхшилекнең төбендә әлеге дә баягы эчүчелек, тәртипсез тормыш алып бару ята.

2012 елда шәһәр судында каралган эшләр арасында хәмер мәҗлесләренең берсендә үзара гауга аркасында кеше үтерүгә барып җиткән хатын-кызлар эшләре дә бар. Күп кенә җинаятьләрне ачыклау барышында әлеге хатын-кызларның тәртипсез гаиләләрдән булуы яки айнымый эчүче. Ирләре тәэсирендә упкынга тәгәрәүләре билгеле була.

Кыскасы, эчү белән мавыгуның ахыры күп вакыт хәвеф, афәт белән төгәлләнә. Ә хатын-кызларның аракы колына әйләнүе аеруча кызганыч, чөнки андыйларны дәвалап та булмый, алар үз-үзләрен дә кулга ала алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: