Зәй офыклары

Хезмәт базары: хәл нинди?

Эш, хезмәт белән мәшгуль булу халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, ил икътисады үсешенә тәэсир итү белән беррәттән, төрле җинаятьләр, явыз гамәлләр кылынуга да киртә булып тора. Чөнки энергия уңай юнәлештә сарыф ителә. Шуңа күрә дә халыкны эш белән тәэмин итүгә, яшьләрне хезмәт белән тәрбияләүгә җитди игътибар бирелә. Районда агымдагы елда хезмәт...

Эш, хезмәт белән мәшгуль булу халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, ил икътисады үсешенә тәэсир итү белән беррәттән, төрле җинаятьләр, явыз гамәлләр кылынуга да киртә булып тора. Чөнки энергия уңай юнәлештә сарыф ителә. Шуңа күрә дә халыкны эш белән тәэмин итүгә, яшьләрне хезмәт белән тәрбияләүгә җитди игътибар бирелә. Районда агымдагы елда хезмәт базары торышын белешү максатында, без мәшгульлек үзәге директоры Александр Тулынинга мөрәҗәгать иттек.

- Александр Николаевич, бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә күпме эшсез исәптә тора? Аеруча кемнәр эшсезлектән интегә?

- Агымдагы елның 6 ай нәтиҗәләре буенча мәшгульлек үзәгендә 466 эшсез исәптә тора. Эшсезлек дәрәҗәсе 1,63 процент тәшкил итә. Аеруча хатын-кызлар арасында эшсезләр күп. Бу сан - 69 процент. Моннан тыш, пенсия яшенә җиткәндә эш урынын югалтучылар санының да арта баруы күзәтелә. Ә һөнәр ияләренә килгәндә, бездә хәзер "КАМАЗавтотехника", сөт заводлары бетерелү сәбәпле, эшсез калган махсус белгечле кешеләр шактый.

- Сезнең үзәк тарафыннан эшсезләрне эшле итүгә юнәлдерелгән иң үтемле чаралар дип нинди алымнарны атарга була? Гомумән, зәйлеләрнең хезмәткә мөнәсәбәте ничек?

- Быел мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 751 кеше мөрәҗәгать итте. Бу, аннан алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда, 26 процентка азрак. Эш эзләүчеләрнең 483е төрле урыннарга хезмәткә урнаштырылды. Аларның 285е - 14 яшьтән 29 яшькәчә кешеләр. Бу яшьләрнең үз хезмәт көче белән табыш алырга тырышулары сөендерә. Безнең хезмәткәрләр аларга бик теләп ярдәм итә. Хезмәткә мөнәсәбәт дигәннән, эш белән яшәү тәме өлкәнрәк буынга ныклап сакланган. Тик менә яшьрәкләр арасында эшләмичә генә күп акча алырга теләүчеләр очрый. Андыйлар мәшгульлек үзәге аша төрле эшләргә җибәрелсәләр дә, алар бер урында озак эшли алмыйча, кабат безгә килеп исәпкә басалар. Без ничек тә кешеләрне эшле итәргә тырышабыз. Соңгы вакытта предприятиеләр эшче һөнәренә кытлык кичерә. Ә бездә исәптә торучыларның күпчелеге - аерым белгечлекләр буенча белем алган кешеләр. Хәзер дәүләт программасы нигезендә мәшгульлек үзәге аша һөнәргә укыту, ягъни квалификацияне үзгәртү уңышлы кулланыла. Чөнки эшче һөнәренә хезмәт хаклары кайбер белгечлек ияләренекенә караганда зуррак. Быел әлеге уңайдан кабат укыту өчен 3,5 миллион сум акча бүленде.

- Хәзерге вакытта нинди вакансияләр бар? Кая эшкә урнашырга мөмкин?

- Бүген безнең базада 207 вакансия бар. Шуларның 71 проценты - эшче һөнәрләренә. Бигрәк тә электромонтер, слесарь-төзәтүчеләргә сорау зур. Ә авыл җирләрендә ветеринар табиб, фелдьшер, шәфкать туташы, сатучы, икътисадчылар кирәк. Кешеләрне эшле итү өчен без эшсезләрне җәмәгать эшләренә тартабыз. Быел 242 кеше шундый эшләрдә катнашты. Вакытлыча эш урыны белән 14 инвалид, укудан бушаган арада 108 яшүсмер тәэмин ителде. 63 кеше һөнәр үзгәртү өчен укуга җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: