Зәй офыклары

ХЕЗМӘТ КЕШЕСЕ ЕЛЫННАН - СПОРТ ҺӘМ СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ ЕЛЫНА

2015 ел узып бара. Бусагада - 2016 ел. «Һәркем мөһим» шигаре астында агымдагы елда районда масштаблы эшләр башкарылды, халык өчен уңайлыклар, нәтиҗәле хезмәткә, сәламәт яшәү өчен мөмкинлекләр тудырылды. Ел ахыры - Яңа елга яңа эш-планнар кору, ният-омтылышларга ирешү чоры. Район башлыгы Разиф Кәримов район газеталарына биргән әңгәмәсендә узып баручы елга...

2015 ел узып бара. Бусагада - 2016 ел. «Һәркем мөһим» шигаре астында агымдагы елда районда масштаблы эшләр башкарылды, халык өчен уңайлыклар, нәтиҗәле хезмәткә, сәламәт яшәү өчен мөмкинлекләр тудырылды. Ел ахыры - Яңа елга яңа эш-планнар кору, ният-омтылышларга ирешү чоры. Район башлыгы Разиф Кәримов район газеталарына биргән әңгәмәсендә узып баручы елга йомгак ясады, алдагы елга перспективаларны билгеләде.

- Разиф Галиевич, 2015 ел нәтиҗәләре буенча районның социаль-икътисади үсешендә уңай динамика күзәтеләме?

- Илдә туган катлаулы икътисади ситуациягә карамастан, республикада, муниципаль районда социаль-икътисади үсеш күзәтелә. Ел нәтиҗәләре буенча төп күрсәткечләрдә уңай динамика чагыла. Җитештереп сатылган продукция күләме һәм күрсәтелгән хезмәтләр ел дәвамында 7 процентка артты һәм 28 миллиард сумга җитте. Бүгенге көндә әлеге күрсәткеч буенча район республикада 8нче урында тора, ә җан башыннан чыгып исәпләгәндә - 7енчедә.

Район буенча быел 20 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Бер кешегә туры килгән мәйдан 24,6 квадрат метр тәшкил итә. Предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы агымдагы елның ун аенда 6,6 процентка артты һәм ул 26,3 мең сумга җитте. 1 декабрьгә районда эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 0,85 процентын тәшкил итә. Чыгымнарга карый керемнәрне арттыру хисабына районның берләштерелгән бюджеты үтәлде, барлык социаль бурычларны башкаруга ирешелде.

-Авыл хуҗалыгында позитив үзгәрешләргә, аеруча җир кешесенә игътибар артуга халык сөенә, моның өчен район башлыгына рәхмәтле. Бу өлкәдә нинди нәтиҗәләргә ирешелде?

-Без республика районнары арасында чәчүгә беренчеләрдән чыктык, барлык технология нормаларын үтәдек, беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыеп та алдык. 108 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды, уңыш гектарыннан уртача 27 центнер тәшкил итте. Икмәк кабул итү пунктларына 80 мең тоннага якын ашлык тапшырылды. Бу - яхшы күрсәткеч, әмма без аны 100 мең тоннага җиткерү бурычын куябыз.

Зәй чөгендерчеләре быел тулаем татлы тамыр җыю һәм уңыш алу буенча республикада беренче урында. Урып-җыюда катнашкан механизаторлар, машина йөртүчеләр, чөгендер төяүчеләрнең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә завод бер миллион тонна чимал кабул итте. Шуның 360 мең тоннасы - район басу-кырларында үстерелгән уңыш. 50 еллык тарихы булган завод беренче мәртәбә мондый уңышка иреште.

Механизаторларыбыз язгы кыр эшләрен оешкан төстә, вакытында башкарды. 13 мең гектар мәйданда югары репродукцияле көзге бодай чәчелде. "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте "Түбән Кама" агрофирмасы составына кергәч, эшкәртелмәгән 5 мең гектар җир чәчү әйләнешенә кертелде. Агымдагы ел кышлату чорында терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру өчен уңай шартлар тудырылды, бер шартлы терлеккә 31 центнер тупас һәм сусыл азык берәмлеге әзерләнде.

Район агросәнәгать комплексы үсешендә механизаторлар һәм терлекчеләр, белгечләр, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, фермер хуҗалыклары, сервис һәм эшкәртү предприятиеләре, республика җитәкчелеге һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тырыш хезмәте ята.

- "Заман" сәнәгать паркы районның икътисади хәлен ни дәрәҗәдә яхшыртачак?

- "Заман" сәнәгать паркы район икътисадын үстерүдә зур роль уйнаячак. 27 гектар мәйдан биләячәк паркта сөт заводы, ашлык саклауга исәпләнгән элеватор, көнбагыш һәм рапс мае ясау заводы, терлек чалу цехы урнашачак. Бүгенге көндә төп проект мәсьәләләре, биләмәне планлаштыру, аларны урнаштыру схемалары эшләнде. Инвестиция күләме 4,5 миллиард сум тәшкил итә. Аларда 200ләп эш урыны булачак. "Заман" сәнәгать паркы тулы куәткә эшли башлагач, резидентлар җитештергән продукция күләме 12 миллиард сумга җитәчәк яки ул районның тулаем продукция җыемының дүрттән берен бирәчәк. Сәнәгать мәйданчыгы тулы куәткә 2017 елда эшли башлар дип көтелә.

- Зәйлеләрнең күптәнге хыялы - тимер юл аша чыгу өчен күпер төзелә башлады. Ул билгеләнгән вакытта тапшырылачакмы?

- Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 10 июленнән тимер юл кичүе төзелешен башлау турында карар кабул итте. Әлеге масштаблы эш 760 миллион сумга төшә.

ГРЭС, су каналы, "ТатАИСнефть" ҖЧШ, "Таттелеком", "Челтәр компаниясе" АҖ Зәй филиалы, "Зәй шикәре" АҖ оешмалары тарафыннан зур төзелешкә комачаулаган җир асты һәм җир өсте коммуникацияләре күчерелде. "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы 125нче яңа автоматлаштырылган тимер юл аша чыгу урынын ачу өчен Объездная һәм Промышленная урамнарында (1 километр 700 метр) үзгәртеп кору эшләре башкарды. "Автострой" подряд оешмасы исә 721 метр озынлыкта юлларны тәртипкә китерде. "Форс Мегастрой" төзелеш компаниясе әлеге урамнарда яктырткычлар урнаштырды. "Мосты республики Татарстан" АҖ 1 октябрьдә тимер юл кичүен ясауга кереште. Эш тулы куәттә график нигезендә алып барыла. Бүгенге көнгә барлыгы 260 миллион сум акча үзләштерелде.

- Разиф Галиевич, агымдагы елның районда Хезмәт кешесе елы шигаре астында узуы урынлы булды. 2016 елны ни өчен Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан иттегез?

- 2014 ел ахырында без Зәйне сәламәт яшәү биләмәсе дип игълан иткән идек. Һәм әлеге биләмәдә Хезмәт кешесе елы барышында "Сәламәт тәндә - сәламәт рух" дигән кагыйдәгә нигезләнмичә уңышка ирешеп булмавын аңладык. 2015 елда - биатлон үзәге һәм чаңгы-роллер трассасы, Федор Симашев исемендәге мәктәп булдыру, 2016 елда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә, "Ватаным Татарстан" газетасы призына көрәш турниры уздыру карары кабул ителде. Шул рәвешле, зәйлеләр массакүләм ярышларда катнашу теләге белән 2016 елга керә.

Хезмәт кешесе елыннан Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына кереп китүне урынлы дип саныйм.

- Яңа ел бәйрәмен нинди үзенчәлеге өчен яратасыз? Сез аны ничек бәйрәм итәсез? Ел символларына ышанасызмы?

- Яңа ел - кечкенәдән көтеп алына торган бәйрәм ул. Яңа елга аяк баскач, ниндидер яңа, үзгә әйбер көтәсең, яхшыга өметләнәсең. Бер-беребезне котлаганда да начарлыклар артта калсын, дибез бит. Традиция буенча аны өйдә балалар белән бергә билгеләп үтәм. Яңа елны гаилә бәйрәме дип саныйм. Яңа ел - ул чыршы янында табын артында утыру гына түгел, бер-берең белән күңелле аралашу минутлары да. Бу матур традицияне балалар да дәвам итәр дип уйлыйм. Кайда гына эшләсәм дә, Яңа ел төнендә сәгать 1дә йокларга ятам һәм иртән иртүк торып, эш урынында булам.

Ел символы, йолдызнамәләргә тыныч карыйм. Мин йолдызлык буенча - Кыз, ул - сөрүче, билге холкыма, эш стилемә туры килә. Атналык йолдызнамәне укып барам, туры килгәннәре дә бар. Шулай да күп нәрсә йолдызнамәдән түгел, ә кешенең үзеннән тора дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: