Зәй офыклары

Хезмәт ветераннарына ташламалар күләме үзгәрә

Агымдагы елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2004 елның 8 декабрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында" гы Законына үзгәрешләр кертелде. Анда хезмәт ветераннарына, мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап, социаль ярдәм күрсәтү турында сүз бара. Моннан тыш, 2004 елның 17 декабрендә чыккан Министрлар Кабинетының 542нче карарына да...

Агымдагы елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2004 елның 8 декабрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында" гы Законына үзгәрешләр кертелде. Анда хезмәт ветераннарына, мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап, социаль ярдәм күрсәтү турында сүз бара. Моннан тыш, 2004 елның 17 декабрендә чыккан Министрлар Кабинетының 542нче карарына да үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр турында тулы аңлатманы район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина бирә:

- Татарстан Республикасы законына кертелгән әлеге үзгәрешләр "Россия Федерациясе субъектларында дәүләт органнарының башкарма һәм закон чыгару оешмалары гомуми принциблары турында" Федераль законның 26.3 һәм 26.3-1 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында 371нче Федераль Законына тәңгәлләштереп башкарыла. Әлеге федераль законда нәкъ менә РФ субъектлары аерым категория гражданнарга социаль ярдәм каралганда мохтаҗлык критериеннан чыгып ярдәм билгеләргә вәкаләтле, диелә. Шуннан чыгып, "Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм турында" Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләр хезмәт ветераннарына ташламалар ясауны үз эченә ала. Бу бары тик 2016 елның 1 гыйнварыннан хезмәт ветераны хокукы алган, уртача айлык кереме мөрәҗәгать иткән вакытка 20 мең сумнан артмаганнарга гына кагыла. Әлеге үзгәрешләр моңа кадәр хезмәт ветераны буларак социаль ярдәм алучыларга кагылмый.

Моннан тыш, 2016 елның 1 гыйнварыннан хезмәт ветераннарына һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә ия булган затларга, абонент линиясе челтәреннән даими файдаланган абонентлар өчен фиксацияләнгән телефон элемтәсенә түләү өчен субсидияләр бирелә. Телефон элемтәсе өчен билгеләнгән бәя 180 сум тәшкил итә, аңа каралучы 50 процент ташлама 90 сум була. (Элек субсидия телефон өчен абонент түләвеннән чыгып билгеләнә иде) Бүгенге көндә Зәй муниципаль районында 4097 хезмәт ветеранының 2841ендә телефон бар.

Билгеле булганча, "Ветераннар турында" Федераль Закон 1995 елда кабул ителеп, анда хезмәт ветераннарына телефон өчен абонент түләвенә 50 процент ташлама ясау каралган иде, әмма ул вакытта телефонга түләү бердәм система рәвешендә алып барылу сәбәпле, бәя бертөсле булды. Хәзер исә, телефон элемтәсе хезмәтенең аерым кагыйдәсе бар, ул өч төрле тариф белән билгеләнә: сөйләшү вакытына карап, абонент түләве буенча, катнаш формада куллану өчен. Ә бердәнбер гомуми тариф планын тәшкил итүче түләү ул - абонентка тәкъдим ителүче элемтә линиясе. Нәкъ менә шушы тәкъдим ителүче элемтә линиясе өчен түләүгә субсидия карала да.

Министрлар Кабинетының 542нче карарына үзгәрешләр кертелүгә килгәндә, ул пенсионерларга ай саен транспорт чараларында йөрү өчен бирелә торган акчалата түләүләргә кагыла. Үзгәрешләр нигезендә 2016 елдан бу түләүләрнең күләме пенсионерның айлык кереме бәйле булачак. Айлык керем 20 мең сумнан ким булганда, ул 427 сум тәшкил итә, ә айлык керем 20 мең сумнан артып киткәндә, халык телендәге "юл акчасы" 280 сум булачак. Шунысы да бар, пенсионерларның айлык кереме турында безнең социаль хезмәткәрләр Пенсия фондыннан пенсия күләме һәм эшләүче пенсионерларның керемнәре турындагы мәгълүматны бердәм электрон челтәр аша туплый. Әгәр пенсионер үзенең керемнәре турында мәгълүматлар белән килешмәсә, тиешле документларны социаль яклау органына алып килеп күрсәтә ала.

Бүгенге көндә Зәй муниципаль районында транспорт чараларында йөрү өчен акчалата түләүне алучылар 7725 кеше.

2016 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында йөрү хокукы бирүче айлык социаль проезднойның бәясе 427 сум белән билгеләнә. Мондый проезднойлар алу хокукы һәр пенсионерга айлык кеременә бәйле булмаган рәвештә бирелә.

Закондагы үзгәрешләрнең районда күпләргә кагылуын исәпкә алып, без ноябрь ае өчен коммуналь хезмәтләр түләүләр квитанцияләре артына һәркемгә индувидуаль төстә нинди социаль ярдәм буласы турында аңлатылган мәгълүмат җибәрдек. Һәркемнең аны игътибар белән укуы сорала. Ә өстәмә сораулары булган кешеләр өчен 3-52-19 һәм 3-44-65 телефон номерлары аша иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр консультация пунктлары эшли (төшке аш вакыты сәгать 12дән 1гә кадәр). Аңлатмаларны социаль яклау бүлеге белгечләре бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: