Зәй офыклары

Хезмәтеңә иң зур бәя - халык рәхмәте

Йортыбыз танымаслык булып үзгәрде, матурланды, җылынды, тузган подъезд баскыч төпләре яңартылды, Гагарин урамы 55нче йортын үзегез бер килеп күрегез әле, дип редакциягә шалтыратучылар булды. Бу җылы сүзләр биредә капиталь төзекләндерү алып барган "Заинск-Кровля" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте төзүчеләренә төбәп әйтелә. Әлеге оешма тарафыннан моннан җиде ел элек Иске Зәй бистәсе Клуб...

Йортыбыз танымаслык булып үзгәрде, матурланды, җылынды, тузган подъезд баскыч төпләре яңартылды, Гагарин урамы 55нче йортын үзегез бер килеп күрегез әле, дип редакциягә шалтыратучылар булды. Бу җылы сүзләр биредә капиталь төзекләндерү алып барган "Заинск-Кровля" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте төзүчеләренә төбәп әйтелә.

Әлеге оешма тарафыннан моннан җиде ел элек Иске Зәй бистәсе Клуб урамының 24, 26нчы йортларында үткәрелгән капиталь ремонт сыйфаты турында бу йортларда яшәүчеләр әле дә мактап сөйли. Тәрәзә, подъезд ишекләре кырларында кул сыярлык тишекләр, подъездлар тәмам тузган, түбәләр искереп, алардан су үтә иде, ремонтка әле дә сөенеп, аны ясаучыларның исәнлеген теләп яшибез, ди искезәйлеләр.

Хезмәтеңә бәя - зур нәрсә ул. Клуб урамының 24, 26нчы йортларының фасад буяулары бүген дә үзгәрмәде, йорт, әйтерсең, яңа гына буялган. Әлеге йортлар келпеп, әле дә олы юлдан узучылар кәефен күтәреп тора.

Эшләсәң эшне өздереп, сыйфатлы итеп тә башкарып була икән бит. Бер кул тигәч, нигә аны йортта яшәүчеләр канәгать калырлык, күңелләре булырлык итеп, җаваплылык тоеп эшләмәскә?!

- Зәйдә туып-үстем, төзүчеләрдән ремонтны сыйфатлы итеп, булсынга дип эшләүне таләп итәм, кыйммәт булса да, сыйфатлы материал алырга тырышам. Шәһәрдәшләрем белән очрашканда, алар алдында йөзем якты, җаным тыныч минем, - ди "Заинск- Кровля" ширкәте рәисе Фәргать Хәйруллин.

Әлеге ширкәт моннан 18 ел элек оешкан булган, димәк, тәҗрибәләре бар, ышанычлы.

- Әлмәт төзүчеләр техникумыннан соң, Чаллының (эш урыны Зәйдә иде) "Спецпромстрой" оешмасында эшләдем, анда шактый тәҗрибә туплагач, үз эшемне булдырдым. Башта берничә ел түбә ябу белән генә шөгыльләндек, ГРЭС түбәсен яптык, киңәя төшеп, шикәр заводын үзгәртеп коруда катнаштык, - дип тезеп китте ширкәт рәисе.

Оешма эшчәнлеген ки-ңәйтә барып, "Ышаныч", "Нефтьче", "Идарә-че компания" торак-коммуналь хуҗалык" ширкәт-ләренең төзелеш, коммуналь хезмәтләр белән бәйле төзү-төзекләндерү эшләрен башкара. Бүгенге көндә исә ул - соңгы ширкәтнең генә подрядчы оешмасы. "Заинск-Кровля"ның үз базасы, түбә ябучылары, эретеп ябыштыручы, сылаучы-буячы, ишегалды җыештыручылары һ.б.лар бар.

Оешма күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү программасы гамәлгә кергән елдан йортларны төзекләндерү эшен дә алып бара. Барлыгы 22 күпфатирлы йортка ремонт ясалган. Агымдагы елда ширкәт Жуков урамының 11нче йортында салкын һәм кайнар су, канализация системаларын алыштырган, Тавлин урамының 26нчы йорты түбәсен япкан.

Гагарин урамының 55нче йортында исә шактый күләмле эш башкарылган. Әлеге йортта яшәүчеләр фатирларда салкын булудан иза чигә иде. Оешма төзүчеләре йортның ике як стенасын җылыттылар, отмоска ясадылар, подъездларны ремонтлап, аның тәрәзәләрен пластикка алыштырдылар. Тузган баскычлар, ишек төпләре яңартылды, плитәләр түшәлде, балконнар бер төсле итеп тышланды. Йорт танымаслык булып үзгәрде. Һәркемнең җылы, чиста, уңайлы йортта яшисе килә шул.

Фәргать Хәйруллин - игелекле эшләр башында торучы эшмәкәрләрнең берсе дә. Ул ел саен имин, тулы булмаган, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен табын артында Раштуа бәйрәме оештыра. Әлеге контингент балалар бу бәйрәмне түземсезләнеп көтеп ала. "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" акциясе Фәргать Фаиловичның матди булышлыгыннан башка узмый.

Игелекле эш башкарсам, үземә канәгатьлек хисе, күңел күтәренкелеге алам, ди эшмәкәр. Изгелеккә җан корбан...

Әнә шундый изге җанлы, игелекле эшләр башында торучы, хезмәтен җаваплылык тоеп, сыйфатлы башкаручы эшкуарларыбыз күбрәк булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: