Зәй офыклары

Хезмәттәшебез республиканың югары бүләгенә лаек булды

Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдә озак еллар намуслы тырыш хезмәте өчен 27 ел гомерен район матбугатына багышлаган, мәктәп эскәмиясеннән район газетасы белән языша башлап, киләчәген журналистика белән бәйләгән, корреспондент буларак хезмәт юлын башлап, бүген "Новый Зай" мәгълүмат агентлыгы баш редакторы булып эшләүче Ирина Николаевна Бертман Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм...

Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдә озак еллар намуслы тырыш хезмәте өчен 27 ел гомерен район матбугатына багышлаган, мәктәп эскәмиясеннән район газетасы белән языша башлап, киләчәген журналистика белән бәйләгән, корреспондент буларак хезмәт юлын башлап, бүген "Новый Зай" мәгълүмат агентлыгы баш редакторы булып эшләүче Ирина Николаевна Бертман Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре исеменә лаек булды. Аңа бу зур бүләкне Зәйдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Хезмәттәшебезне дәүләтебезнең югары бүләгенә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз. Хезмәтендә киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: