Зәй офыклары

Хәвефле чорга кердек

Көз һәм кыш янгын куркынычсызлыгы ягыннан хәвефле чор санала. Уңыш җыю төгәлләнеп, салкыннар башлануга, шәхси йортларда яшәүчеләр территориясендә, бакчаларда төтен йомгаклары күтәрелә башлый. Кышка кергәнче дип хуҗалар үз биләмәләрен тәртипкә китерә: чүп-чар, кискән агач ботаклары, бәрәңге сабакларын яндыра. Сүз дә юк, чистарту кирәк, ләкин моның икенче ягы да бар. Еш...

Көз һәм кыш янгын куркынычсызлыгы ягыннан хәвефле чор санала. Уңыш җыю төгәлләнеп, салкыннар башлануга, шәхси йортларда яшәүчеләр территориясендә, бакчаларда төтен йомгаклары күтәрелә башлый. Кышка кергәнче дип хуҗалар үз биләмәләрен тәртипкә китерә: чүп-чар, кискән агач ботаклары, бәрәңге сабакларын яндыра. Сүз дә юк, чистарту кирәк, ләкин моның икенче ягы да бар. Еш кына кайберәүләр яккан учакның янып бетүен саклап тормый һәм, үзе өчен генә түгел, күрше-тирәсенә дә куркыныч тудыра, кибәр-кипмәс чүп янудан чыккан төтен саф һаваны пычрата, кешеләр сәламәтлегенә зыян китерә. Кайчак кечкенә бер учакның олы фаҗигагә - янгынга китерүен уйлап бетерми кайберәүләр. Статистика мәгълүматлары буенча, кечкенә учактан дача йортлары, каралты-кура, хәтта урманнар яну очраклары бар. Бу бары тик кешенең гамьсезлеге турында сөйли. Һәркем янгын куркынычсызлыгы таләпләрен белергә һәм аны төгәл үтәргә бурычлы. Чүп-чарны махсус билгеләнгән урында тимер савытка салып яндырырга гына рөхсәт ителә. Ул урынның биналардан 50 метр читтә булуы шарт итеп куела һәм учакны янып беткәнче күзәтеп тору, кул астында комлы тартма, сулы савыт, ут сүндергеч булуы зарур.

Бу чорда янгыннар еш кына төзек булмаган мичләрдән дә килеп чыга. Мич белән ягып җылытылучы йортларда, сезон башланганчы, мичләрнең, төтен юлларының төзеклеген тикшереп, булган кимчелекләрне бетерергә кирәк. Янгыннар нигездә мичне артык кыздырып, стеналарда ярыклар барлыкка килү нәтиҗәсендә килеп чыга. Шулай ук электр җылыту приборлары да һәрдаим игътибар итүне сорый. Көннәр бераз салкынайтуга, үзәктән җылылык биргәнче, электр җылыту приборлары куллана башлыйбыз. Еш кына бер розеткага берничә прибор тоташтыруның хәвеф белән төгәлләнергә мөмкинлеген башыбызга да китермибез. Артык зур йөкләнештән электр үткәргечләр кызып, тышчасының эрүен, кыска ялганыш булып, очкын чәчрәүдән янгын чыгуын истән чыгарырга ярамый.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен гражданнарга РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 20.4 маддәсе нигезендә - 1000 -1500, вазифаи затларга - 6000-15000, юридик затларга 150000нән 200000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

А. Хәбибуллин, янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: