Зәй офыклары

Хыялым – комментатор булу

Сәламәт яшәү рәвешен өстен куеп, спортка тартылучы егет-кызлар сокландыра. Алар арасында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, укуда да алдынгы булганнары шактый. Татар гимназиясенең X сыйныфында укучы Сирена Иванова - әнә шундыйлардан. Каләм тибрәтергә, иҗат итәргә дә вакыт таба ул. Сирена бишенче сыйныфтан көрәш белән ныклап мавыга. Ирекле һәм билбау көрәшеннән аны ярышларга...

Сәламәт яшәү рәвешен өстен куеп, спортка тартылучы егет-кызлар сокландыра. Алар арасында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, укуда да алдынгы булганнары шактый. Татар гимназиясенең X сыйныфында укучы Сирена Иванова - әнә шундыйлардан. Каләм тибрәтергә, иҗат итәргә дә вакыт таба ул.

Сирена бишенче сыйныфтан көрәш белән ныклап мавыга. Ирекле һәм билбау көрәшеннән аны ярышларга Татарстан Республикасының атказанган физик хезмәткәре Равил Салихов әзерли. Сиренаның әтисе Радик тау чаңгысы спорты белән шөгыльләнгән, кызда спортка мәхәббәт әтисеннән килә, димәк. Әнисе Наилә, әтисе дә "Зәй" спорт мәктәбендә хезмәт куялар. Гаиләләре белән спортка бәйле, спортҗанлылар. Сиренага - 16 яшь, күп вакыты аның тренировка, ярышларда уза. Көрәш кызлар өчен гайре ят шөгыль булса да, Сирена әлеге спорт төрен үз итә, ярата. Көрәш ул ихтыяр көчен арттыра, ныклык тәрбияли, һәрвакыт үзеңне формада тотарга ярдәм итә, ди ул. Атнага өч мәртәбә көрәш залына йөри, осталыгын чарлый. Тренеры турында җылы итеп сөйли спортчы кыз. Уңышлары артында тренерының да тырышлыгы, тынгысызлыгы ятуын яхшы аңлый. Билгеле, зур уңышлар тырышлыктан килә.

Сирена биш ел инде үзен республика, ил бәйгеләрендә сынап, уңышлы чыгыш ясый. Ирекле көрәш буенча тәүге җиңүе аның Тәтештә узган Татарстан беренчелегендә була. Шул ук елны ул Идел буе федераль округы ярышларында призлы урын ала. Сирена үзен билбау көрәшеннән дә сыный. Әлеге спорт төреннән Татарстан, Бөтенроссия турнирларында призлы урыннар яулый. Кыскасы, Сирена исәбендә ирекле һәм билбау көрәше буенча - өч дистәгә якын җиңү. Ярышларга йөреп, ул үзенә дуслар таба, шәһәр-илләр белән якыннан таныша. Сирена - гимназиянең горурлыгы, ул уку йортының җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, "5"ле билгеләренә генә укый. Спорт укуга комачау итми, киресенчә, ярдәм генә итә, ди спортчы кыз. Аңа аеруча гуманитар фәннәр яхшы бирелә. Китап укырга бик ярата. Узган ел рус әдәбияты буенча республика олимпиадасында җиңү яулады, "Лестница" яшь журналистлар клубына йөри, балалар-яшүсмерләр өчен булган әлеге газетада Сиренаның мәкаләләре еш басыла. Хыялы - журналист, спорт комментаторы булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: