Зәй офыклары

Хәйрия эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

Казанда Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында "Ел хәйриячесе - 2012" республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык, ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, тәрбиягә бала алган, күпбалалы гаиләләр катнашты. Районнан тантанага башкарма комитет җитәкчесе урынбасары...

Казанда Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында "Ел хәйриячесе - 2012" республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык, ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, тәрбиягә бала алган, күпбалалы гаиләләр катнашты.

Районнан тантанага башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова җитәкчелегендә делегация барды. "Кояшкай" бакчасын ремонтлауга булышлык иткән СМП "Нефтегаз" генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров, инвалид балаларга даими ярдәм итүче эшмәкәр Риф Әхмәтҗанов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: