Зәй офыклары

Иң актив хат ташучылар

Газета-журналның кызыклы, тирән эчтәлекле булып чыгуы укучыларны җәлеп итүгә бер яклап тәэсир итсә, икенче яктан аларның тиешле вакытта әбунәчеләргә барып җитүе шулай ук мөһим. Бу яктан вакытлы матбугат чыгару белән шөгыльләнүчеләрнең эш нәтиҗәсе почта бүлекләре эшчәнлегенең тиешле дәрәҗәдә оештырылуына бәйле. Шуны күздә тотып, "Зәй офыклары" газетасы 2012 елның икенче яртысына...

Газета-журналның кызыклы, тирән эчтәлекле булып чыгуы укучыларны җәлеп итүгә бер яклап тәэсир итсә, икенче яктан аларның тиешле вакытта әбунәчеләргә барып җитүе шулай ук мөһим. Бу яктан вакытлы матбугат чыгару белән шөгыльләнүчеләрнең эш нәтиҗәсе почта бүлекләре эшчәнлегенең тиешле дәрәҗәдә оештырылуына бәйле. Шуны күздә тотып, "Зәй офыклары" газетасы 2012 елның икенче яртысына кызыксындыру чарасы тәкъдим итте. Ул авылларда хат ташучылар арасында "Зәй офыклары" газетасын иң күп яздыртучыларга бәйге игълан итте. Һәм менә, ниһаять, бәйгегә йомгак ясалды. Җиңүчеләр дип зур авыллар арасында - Аксардан хат ташучы Флюра Гыйниятова, кече авыллар арасында Имәнлебаштан Фәния Гәрәева табылды. Алар икесе дә - авылдашларына безнең газетабызны тиешле вакытта китереп җиткерүләре, эшләренә үтә җаваплы караулары, әлбәттә, район газетасына яздыруны актив алып бару белән аерылып торучы хезмәткәрләр. Баш мөхәррир Николай Шамионов җиңүчегә бүләк тапшырганда киләчәктә дә укучылар мәнфәгатен кайгыртып бергә-бергә эшләргә язсын, диде. Флюра Аксарда 1997 елдан хат ташучы булып эшли. Элемтә, почта белән бәйле һәртөрле яңалыклардан, законнардан хәбәрдар булып, хезмәтен югары дәрәҗәдә, намус белән башкарырга омтыла. Аңа эшендә уллары да ярдәмгә килә. Хезмәт хакы әллә ни зур булмаса да, хәрәкәттә бәрәкәт, дигән халык мәкален истән чыгармыйча, күп йөрүне таләп итүче хезмәтен ул яратып башкара.

- Кешеләр белән аралашырга, өлкәннәрнең хәл-әхвәлен белешеп, күңелләрен күтәрергә яратам. Аеруча яхшы хәбәрләр язылган басмалар, хатларны адресатларына тапшыру күңелле, - ди ул. Җыр-моңга хирыс хат ташучының капка төбеннән үк җырлап килеп керүен, шаяртып сөйләшүен үз итә, көтеп ала аксарлылар. Флюра Гыйниятова район күләмендә оештырылган хат ташучылар осталыгын сынаучы бәйгеләрдә дә ел саен катнашып килә. Быел исә ул район данын республика күләмендә яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: