Зәй офыклары

Җиңү көнен якынайткан ул

Илебезнең икътисади үсеше, тыныч тормыш өчен саулыклары бәрабәренә тырыш хезмәт куйган, хәзер якыннары, әйләнә-тирәдәгеләрнең ярдәменә мохтаҗ, безнең барыбызның да ихтирам-хөрмәтенә лаек буын арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Шуңа күрә аларга булган рәхмәт хисләребезне җиткереп, гомер көзләрен азга гына булса да яктырта, аларга бәхетле мизгелләр бүләк итә алу яхшы. Бу көннәрдә менә...

Илебезнең икътисади үсеше, тыныч тормыш өчен саулыклары бәрабәренә тырыш хезмәт куйган, хәзер якыннары, әйләнә-тирәдәгеләрнең ярдәменә мохтаҗ, безнең барыбызның да ихтирам-хөрмәтенә лаек буын арабызда елдан-ел сирәгәя бара. Шуңа күрә аларга булган рәхмәт хисләребезне җиткереп, гомер көзләрен азга гына булса да яктырта, аларга бәхетле мизгелләр бүләк итә алу яхшы. Бу көннәрдә менә шундый күңелле мизгелләрне Бөгелде бистәсендә яшәүче Прокофья Константинова да кичерде. Аны 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Татьяна Воропаева өенә барып тәбрикләде.

Прокофья Яковлевна - Яңа Чишмә районы Ленино авылы кызы. Бүгенге көндә ул кызы Мария һәм кияве Иван тәрбиясендә гомер кичерә. Бөек Ватан сугышы елларында биш ел Горький шәһәре тирәсендәге сазлыклардан торф чыгаруда катнашкан ханым, бүген аяклары авырту сәбәпле, йөри алмый. Дәһшәтле сугыш аның саулыгын шулай какшаткан.

- Баштарак әниебез үз нигезен ташларга теләмичә, безгә кышка гына килеп яши иде. Соңгы өч елда, сәламәтлеге нык какшау сәбәпле, аны үзебез тәрбиялибез. Менә биш ай чамасы инде ул аякларын бөтенләй тоймый. Авыртуын җиңеләйтү өчен без аның һәр теләген үтәргә тырышабыз, - ди әбинең кияве Иван Шибаев.

Прокофья Яковлевнага уңайлы булсын, йортка килгән кешеләрдән читенсенмәсен өчен үзенә аерым бүлмә ясаганнар. Кызы Мария район үзәк дәваханәсендә эшли, шунлыктан әнисенә медицина ярдәмен үзе күрсәтә. Әби гомер көзендә тәрбия-хөрмәт күрсәтүче балалары булуга куана. Тормыш иптәше Яков Романов белән алар ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Бөек Ватан сугышы ветераны булган иренең якты дөньядан китүенә 13 ел булган. Ул аны әле кичә генә янында булган кебек якты хатирәләр белән искә ала, ди балалары.

Юбилее уңаеннан Прокофья Константиновага Татьяна Воропаева Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды.

- Сез - безнең бүгенге тормышыбыз өчен сәламәтлегегезне биргән кеше. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә. Алгы көннәрегез балаларыгызның менә шундый кадер-хөрмәтендә үтсен, - диде район башлыгы һәм, әбинең балаларына мөрәҗәгать итеп, хакимиятнең һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: