ЗАГС мәгълүматлары буенча, республикада сентябрь ахырында дөньяга килгән балаларга исем биргәндә татарстанлылар Артем, Тимур, Аделина, Милана, Кәрим, Әмир, Сафия дигән исемнәргә күбрәк өстенлек биргән, ә менә Лев, Айлин, Сылу, Илүс, Феликс, Ролан, Василина, Серафим, Каролина, Нияз исемнәре белән берәр генә бала теркәлгән. Иң кечкенә авырлыкта туган бала - 1110, ә...
ЗАГС мәгълүматлары буенча, республикада сентябрь ахырында дөньяга килгән балаларга исем биргәндә татарстанлылар Артем, Тимур, Аделина, Милана, Кәрим, Әмир, Сафия дигән исемнәргә күбрәк өстенлек биргән, ә менә Лев, Айлин, Сылу, Илүс, Феликс, Ролан, Василина, Серафим, Каролина, Нияз исемнәре белән берәр генә бала теркәлгән.
Иң кечкенә авырлыкта туган бала - 1110, ә иң югарысы 5100 килограмм тәшкил итә. Иң яшь әнигә - 17, иң өлкәненә - 43 яшь. Ул атнаның иң яшь әтисе -19, өлкәне 55 яшьлек.
Узган атнада рәсми рәвештә никахларын теркәүчеләр арасында иң өлкән кияүгә -83, иң өлкән кәләшкә 82 яшь булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа