Зәй офыклары

Иң мөһиме - су өчен тарифларны арттырмау

Су - кешеләргә уңайлы яшәү шартлары булдыруда мөһим ресурсларның берсе. Шуңа да халыкны өзлексез, сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе һәрчак алгы планда тора. Билгеле булганча, шәһәрне су белән тәэмин итү вазифасы "Зәй-Су каналы" ҖЧШенә йөкләнгән. Әлеге предприятие биологик чистарту корылмаларына җыелган суны чистартып кулланылышка җибәрүне дә контрольдә тота. Үткән...

Су - кешеләргә уңайлы яшәү шартлары булдыруда мөһим ресурсларның берсе. Шуңа да халыкны өзлексез, сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе һәрчак алгы планда тора. Билгеле булганча, шәһәрне су белән тәэмин итү вазифасы "Зәй-Су каналы" ҖЧШенә йөкләнгән. Әлеге предприятие биологик чистарту корылмаларына җыелган суны чистартып кулланылышка җибәрүне дә контрольдә тота. Үткән елдагы бу тармак эшчәнлеге белән газета укучыларыбызны таныштыру, 2015 елга планнарын белешү максатында без оешма җитәкчесе Наил Муллин белән сөйләштек.

- Наил Хәмзович, үткән ел планлаштырылган эшләр ничегрәк башкарылды?

- "Зәй-Су каналы" ҖЧШ бүгенге көндә шәһәрдәге 199 күпфатирлы йортка, 3938 шәхси хуҗалыкка, 8 эре җитештерү предприятиесенә, 61 бюджет учреждениесенә, башка 187 оешмага хезмәт күрсәтә. Моңа өстәп, предприятиенең техник күзәтүендә 190 километр озынлыкта суүткәргечләр һәм 64 километр озынлыкта канализация челтәре, 28 артезиан скважинасы, 4 су, 2 канализация-насос станциясе тора. Ел дәвамында барлыгы 1 миллион 474 мең куб метр су кулланылышка җибәрелде. Шуның 17 проценты җитештерү предприятиеләренә китсә, 77 процентын - халык, 6 процентын бюджет оешмалары тоткан.

2014 елда су куллану, алдагы ел белән чагыштырганда, 2 процентка кимеде, бу предприятиеләрнең чистартылган суны күбрәк куллануга игътибар бирүе белән бәйле. Ә биологик чистарту корылмалары аша 1 миллион 697 мең куб метр су чистартылып, ул оешма-предприятиеләргә җитештерүдә куллану өчен җибәрелде.

Үткән ел су челтәрендә планлаштырылган төзекләндерү эшләре 100 процент үтәлде. Без 3764 метрда су челтәрен яңарттык, төзәттек. Артезиан скважиналарында 7 насос алыштырылды, бу исә су белән бәйле өзеклекләр килеп чыгуда урын калдырмады. Янгын куркынычсызлыгын күздә тотып, 28 янгын гидранты төзекләндерелде. Шулай ук суүткәргечләр, канализация челтәрләре тиешенчә юдыртылды.

- Кулланыла торган суның чисталыгын күзәтү ничек алып барыла? Бу мәсьәләгә искергән суүткәргечләр тискәре йогынты ясамыймы?

- 2014 елда су сыйфаты буенча проблемалар булмады. Аны республика гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Зәй филиалы даими күзәтүдә тота. Артезиан суларына химик һәм бактериологик анализлар үткәрү нәтиҗәсе буенча сыйфатның начар булуы билгеләнмәде. Без бу уңайдан санитар табибларның һәр мәгълүматына игътибарлы, чөнки ул кешеләр сәламәтлеге белән бәйле. Скважиналарның санитар зонасын, предприятиенең санитар саклыктагы объектларын җитди игътибарда тотабыз. 2014 елда, "Экада-Т" ҖЧШ лицензияле таләпләренә тәңгәлләштереп, ике урында җир асты суларын алуга техник проектлар әзерләнде. Алар Идел буе федераль округы буенча җир асты байлыкларыннан файдалану департаментында раслатылды.

Ә искергән суткәр-гечләрнең сыйфатка тәэсире ягыннан әлегә кисәтүләр юк. Шулай да челтәрне яңарту кирәк. Бүгенге көндә суүткәргечләр - 53, канализация челтәре 67 процентта тузган. Без бу мәсьәләне акрынлап хәл итүне күздә тотабыз.

- "Саф су" муниципаль программасы буенча нинди эшләр башкарылды?

- "Саф су" муниципаль программасы буенча 2014 елда 2887 метр озынлыкта суүткәргечләргә капиталь төзекләндерү үткәрдек. Эшләр нигездә аеруча мөһим булган участокларда - Юбилей, Свердлов, Ефимов, 8 Март, Вокзал яны, Дуслык, Орджоникидзе, Ларионов урамнарында, ФОКтан Октябрь урамына кадәр өлештә алып барылды. Нәтиҗә дә бар, узган ел, аннан алдагы елга карый, суүткәргечләрдә аварияләр 40 процентка кимеде. Агымдагы елда да без бу программаның дәвам итүенә өметләнәбез.

- 2015 елга планнарыгыз нинди?

- Иң мөһиме - су өчен тарифларны арттырмау. Ә күрсәтелгән хезмәтләрдән җыелган сумманың 2 миллион 93 мең сумын капиталь һәм агымдагы төзекләндерү эшләренә тотарга ниятлибез. Фаразлауларча, быел Макаров урамында - 118, Декабристлар урамында - 240, 8 Март урамында - 308, Төзүчеләр урамында 213 метр озынлыкта су челтәрен капиталь төзекләндерү күздә тотыла.

Агымдагы елда без халыктан файдаланган су өчен тиешле түләүләрне үз вакытында кертүне сорыйбыз, чөнки ул иң беренче чиратта төзекләндерү эшләрен вакытында башкарып, өзеклекләргә юл куймас өчен кирәк. Хәзерге вакытта торак милекчеләренә карата коммуналь хезмәтләр буенча 26 иск бирелде. Монда бурычлар 71 мең сум белән исәпләнә. Шулай ук урлашуларга юл куймау максатында да җитди эшлибез, намуссыз кулланучыларның уңайсыз хәлдә калу ихтималы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: