Зәй офыклары

Җиңүче һәрчак горур була

Аның белән беренче очрашуымда ук һушым-акылым киткән иде. Моннан 40 ел элек, Бөек Җиңүнең 30 еллыгын каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә, мине Федоровка урта мәктәбеннән Аксарга мәктәп директоры итеп җибәрделәр. Эшнең башы итеп, ХХI партсъезд исемендәге колхозның шул ук көнне узачак идарә утырышында катнашырга чакырдылар. Мин килеп кергәндә җиде авылдан җыелган...

Аның белән беренче очрашуымда ук һушым-акылым киткән иде.

Моннан 40 ел элек, Бөек Җиңүнең 30 еллыгын каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә, мине Федоровка урта мәктәбеннән Аксарга мәктәп директоры итеп җибәрделәр. Эшнең башы итеп, ХХI партсъезд исемендәге колхозның шул ук көнне узачак идарә утырышында катнашырга чакырдылар. Мин килеп кергәндә җиде авылдан җыелган идарә әгъзалары, баш белгечләр, урта буын җитәкчеләр каршында колхоз председателе сөйли башлаган иде инде. Ходай тарафыннан мулдан бирелгән ораторлык талантын исраф итмичә, хезмәт коллективын эшкә, тормыш-яшәешкә рухландыручы җитәкче, остаз, шәхес булып чыкты ул. Кешене ышандыру, инандыру куәсе шулкадәр көчле иде анда, кырык ел узганнан соң да Харис Зариф улы Зариповның ул җыелышта ясаган чыгышы тулы эчтәлеге белән хәтеремдә саклана.

Берничә көн узгач, колхозның баш инженеры, соңыннан үзе дә күп еллар шушы хуҗалык белән җитәкчелек итәчәк, халыкта ифрат зур абруй казаначак, дөньяда иң тугры дустым булачак, ни аяныч, гомере генә кыска булачак Рафис Бәдретдин улы Гомәров, сүз иярә сүз чыгып, Харис Зариповичка соклануымны белдергәч: "Көнүзәк мәсьәләләр хакында җиренә җиткереп, кәгазьгә-мазар күз дә салмыйча, ике-өч сәгать буе массалар алдында сөйли ала. Хикмәт шунда - интеллект потенциалы зур," - диде.

Дүрт дистә ел буена хөрмәтем арта гына барды бу олы шәхескә. Дөньяга карашларыбыз туры килү, фикердәшләр булу, ике яктан да олыны - олы, кечене кече итәргә тырышудан тыш, тагын нинди сәбәпләр булды аның өчен?

Адәм баласы тормышта үзенә маяк, өлге булырлык замандашлар эзли. Акылы, күңеле кушкан сыйфатларга ия затларны. Ә сыйфатлар алар күптөрле. Язмам героена кагылышлы берничәсенә генә тукталам.

Җиңүче һәрчак горур була. 21 яшьлек егет Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк дәһшәтле ут эчендә. Кече сержант Харис Зарипов һәм ул командалык иткән сугышчы артиллеристлар Җиңү көнен якынайту өчен үз-үзләрен аямый, күбесе япь-яшь килеш чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып кала. Яуда күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

95 яшенә әнә шулай матур итеп, ир-егетләрчә горур булып килүе иң әүвәл Җиңүче Солдат булып кайтудан! Билгеле, тормыштагы җиңүләр барысы да әһәмиятле. Хезмәттәге, укудагы җиңү, спорттагы җиңү, үз-үзеңне җиңү, авыруыңны җиңү...

Сәламәтлеге какшау сәбәпле, колхоз председателе вазифаларыннан азат итеп, пенсиягә озатканда Харис Зариповичка әле 55 кенә яшь иде. Диагнозын да әйттеләр, хәле шәптән түгел, диделәр. Бу афәтне дә җиңә алгач, ничек горур булмасын ул?! Соңгы 35-40 ел эчендә укучы балалар белән исәп-хисапсыз очрашуларда аның чыгышлары бәяләп бетергесез тәрбия дәресләре булдылар. Инде үзенә бәя бирсәк - артык та түгел, ким дә түгел, халык педагогы ул.

Икенче кыйммәтле сыйфаты - масаюның, борын чөюнең ни икәнен белмәү, гомере буена гадилеген, тыйнаклыгын саклау. Ә бит үзе байтак еллар МТС директоры (чоры өчен бик югары дәрәҗә), район башкарма комитеты председателе булып эшләгән. Харис абыйның бүген дә Зәйдә Чупай ташыннан иң беренчеләрдән салынган иске йортта җәмәгате - ветеран укытучы Наилә апа белән шөкер итеп, фани дөньядан ямь табып яшәп ятуларына карап, гомумкешелек кыйммәтләре аның иң зур байлыгы икәненә төшенү бер дә авыр түгел.

Киң күңелле фронтовик ул. Хакимияттә эшләгән чагым иде. Берзаман Харис Зарипович шалтырата: "Вакытың булса, яныңа килеп китәр идем,"- ди. Берәр йомышы бардыр ветеранның, минем ярдәм кирәктер, дип уйлыйм үземчә. Абый килде: "Кан басымың шаяра дип ишеттем дә бер бик шәп рецепт алып килдем менә,"- ди бу. Әллә шул рецепт килеште, әллә игелекле җан иясенең ихлас мөнәсәбәте нык тәэсир итте - шуннан гел кеше булдым.

Гаделлеге турында язмасам, портретына иң кирәкле штрих җитми калыр иде. Кешеләр язмышын хәл итеп утыра торган парткомиссияләр бар иде заманында горком, райкомнарда. Комиссия әгъзалары арасында иң гаделе дә Харис Зарипович иде. Югарыдан кушкан ярлыкны кешегә такмады ул, кирәк чакта яклап чыкты. Акча колларына җирәнеп карады, кайберләренең хакимият тирәсендә чуалуларына нәфрәтләнде.

Әгәр Зәй урамнарында ак күлмәктән, классик кара костюмнан чиста-пөхтә киенгән, гәүдәсен төз, башын горур тотып, салмак кына атлап килүче ачык йөзле кешене күрсәгез, белегез, Җиңүче Солдат Харис ага Зарипов булыр ул.

Госман Мухамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: