Зәй офыклары

Игелек кыл да...

Мәрхәмәтле гамәлләр кешенең күңелен сафландыра, дип юкка гына әйтми дин әһелләре. Чыннан да, кемгә дә булса ярдәм итә алу күңелгә рәхәтлек бирә. Ярдәмгә мохтаҗга булышлык күрсәтеп, үзеңнең файда китерә алуыңа куанасың. Инвалидлар көне якынлашу белән бәйле рәвештә районда төрле хәйрия чаралары оештыру аеруча активлашты. Дүшәмбе көнне аппарат киңәшмәсенең дә нәкъ...

Мәрхәмәтле гамәлләр кешенең күңелен сафландыра, дип юкка гына әйтми дин әһелләре. Чыннан да, кемгә дә булса ярдәм итә алу күңелгә рәхәтлек бирә. Ярдәмгә мохтаҗга булышлык күрсәтеп, үзеңнең файда китерә алуыңа куанасың. Инвалидлар көне якынлашу белән бәйле рәвештә районда төрле хәйрия чаралары оештыру аеруча активлашты. Дүшәмбе көнне аппарат киңәшмәсенең дә нәкъ менә "Мин игелекле гамәл кылдым" дип язылган сувенирлар сатудан башлануы - шуның ачык мисалы.

- Традицион төстә ел саен инвалидлар декадасы кысаларында районда игелекле эшләр марафоны оештырыла. Быел да без марафонны районның барлык җитәкчеләре җыелган киңәшмә алдыннан махсус эшләнгән сувенирлар сатудан башладык. Барлыгы мең данә "Мин игелекле гамәл кылдым" дип язылган магнитлар әзерләнде, аларны яшьләр эшләре идарәсе белгечләре, волонтерлар ярдәмендә таратабыз. Төрле хәйрия чаралары оешма-предприятиеләрдә дә оештырылачак. Хәйрия чараларыннан җыелган акча 10 декабрьдә, декадага йомгак ясаганда, социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ зәйлеләргә тапшырылачак, - ди башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Бертман.

Ә игелекле эшләр марафонына старт бирү кысаларында оештырылган хәйрия акциясендә барлык мең данә сувенирның яртысыннан артыгы сатылды, аларның калган өлешен яшьләр эшләре идарәсе активистлары, волонтерлар шәһәр урамнарына чыгып таратачак. Мәрхәмәтле гамәлдән читтә калмыйча, барлык зәйлеләрне, шәһәребез кунакларын бу акциягә кушылырга чакырабаз. Сез сатып алган "Мин игелекле гамәл кылдым" дип язылган сувенирлар мәрхәмәтле гамәлегез турында искә төшереп, күңелегезне сөендереп торсын.

1 декабрьдә сәгать 11дә «Космос» яшьләр үзәгендә инвалидлар декадасы тантаналы төстә ачыла.

10 декабрьдә кичке сәгать 4тә «Энергетик» Мәдәният сараенда «Игелекле эшләр» хәйрия марафоны үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: