Зәй офыклары

“Игелекле эшләр эстафетасы” акциясенә зәйлеләр дә кушылды

Республикада "Президент белән бергә" исемле республикакүләм иҗтимагый хәрәкәт оешып, анда "Игелекле эшләр эстафетасы" акциясе старт алуы турында хәбәр иткән идек. Әлеге акциягә зәйлеләр дә теләп кушылды һәм шактый игелекле эшләр эшләргә өлгерде. Яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче студентлар хезмәт отрядлары үзәге һәм яшьләрнең "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасы вәкилләре бүген Ринат...

Республикада "Президент белән бергә" исемле республикакүләм иҗтимагый хәрәкәт оешып, анда "Игелекле эшләр эстафетасы" акциясе старт алуы турында хәбәр иткән идек. Әлеге акциягә зәйлеләр дә теләп кушылды һәм шактый игелекле эшләр эшләргә өлгерде. Яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче студентлар хезмәт отрядлары үзәге һәм яшьләрнең "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасы вәкилләре бүген Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркының төньяк өлешен җыештырып, тәртипкә китерде. Акция дәвам итә, алда әлеге уңайдан күп эшләр планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: