Зәй офыклары

Игелекле эшнең иртә - киче юк

Зәйдә ишетү сәләте начар булган "Поддержка" клубы әгъзаларын нотариуслар Дания Низамова белән Нурания Горшуновалар һәрдаим игътибар үзәгендә тота. Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында Дания Низамова белән "Сәламәт яшәү рәвеше" клубы җитәкчесе Римма Нәбиуллина уенчыклар, киемнәр, җылы оекбашлар, альбом бирделәр, махсус "В едином строю" журналына яздырдылар. Аларны тапшыру чәй өстәле артында оештырылды,...

Зәйдә ишетү сәләте начар булган "Поддержка" клубы әгъзаларын нотариуслар Дания Низамова белән Нурания Горшуновалар һәрдаим игътибар үзәгендә тота. Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында Дания Низамова белән "Сәламәт яшәү рәвеше" клубы җитәкчесе Римма Нәбиуллина уенчыклар, киемнәр, җылы оекбашлар, альбом бирделәр, махсус "В едином строю" журналына яздырдылар. Аларны тапшыру чәй өстәле артында оештырылды, табын өчен кондитер эшләнмәсе белән халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина тәэмин итте. Балалар иҗат йортында шөгыльләнүче 7нче мәктәп укучылары Венера Кәлимуллина белән Наталья Ливинкова аларга төрле милләт халкы биюләрен башкарды.

-Дания Низамова белән Нурания Горшунова алмашлап, бәйрәм саен клуб әгъзалары күңелен күрәләр, аларга Римма Нәбиуллина да кушылды, гомумән, ишетү сәләте начар булганнар мондый аралашу-бәйрәмне көтеп ала, үзләре дә тәм-том пешереп килә, күңел ача, - ди клуб җитәкчесе Римма Әхмәтшина.

Клуб үзенә 60лап кеше берләштерә, шуның 35е - актив йөрүчеләр. Клубка йөрү иҗади яктан үзеңне ачу, сәләтеңне тагын да үстерү, шәхес буларак үсү мөмкинлеге бирә. Биредә кул эше белән шөгыльләнергә, иҗат итәргә, спорт секцияләренә йөрергә була. Инвалидларның күбесе спорт белән шөгыльләнә. Клубта бәйрәмнәр, төрле ярыш-бәйгеләр, танып-белү чаралары, кул эшләреннән күргәзмә оештырыла, норматив-хокукый документлар белән таныштырыла. Поддержкалылар башка шәһәр клублары белән дә элемтәдә тора. Алар документлар рәсмиләштергәндә, суд процессларында миңа еш мөрәжәгать итәләр, ди Римма Әхмәтшина. Гомумән, клуб җитәкчесе - аларга терәк, таяныч.

Очрашу-кичәдән исә инвалидлар канәгать калуларын, химаячеләргә, Римма Әхмәтшинага булган рәхмәтләрен үзләренчә алкышлары белән белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: