Зәй офыклары

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

Моннан 150 ел элек Тукай бер җан булыйк, дип язган юллар бүгенге көндә дә актуаль. Бергә булганда таулар күчереп була. Ярый әле игелекле кешеләр бар, алар үз артларыннан башкаларны әйди, ияртә. Бигеш авылында гомер итүче Энҗе белән Рәшит Гибадуллиннар - әнә шундыйлардан, алар игелек эшлә дә суга сал, дигән принцип...

Моннан 150 ел элек Тукай бер җан булыйк, дип язган юллар бүгенге көндә дә актуаль. Бергә булганда таулар күчереп була. Ярый әле игелекле кешеләр бар, алар үз артларыннан башкаларны әйди, ияртә. Бигеш авылында гомер итүче Энҗе белән Рәшит Гибадуллиннар - әнә шундыйлардан, алар игелек эшлә дә суга сал, дигән принцип белән яши. Рәшит әфәнде авыл зиратын карап тота, Энҗе ханым мәчеттә исәп-хисап эшләрен алып бара. Зур җаваплылык тоеп, эшнең нәтиҗәсе булсын дип савапка эшли алар.

Энҗе ханым Тукай районы Чыршылы авылында укытучылар гаиләсендә туа. Минзәлә медицина училищесын тәмамлагач, юллама белән Бигешкә балалар йортына сәламәтлек пунктына шәфкать туташы булып эшкә килә. Эшен тиз үз итә, авылның тырыш егете Рәшит белән таныша, гаилә коралар. Биредә 6 ел эшләгәч, Гибадуллиннар Түбән Камага күченеп китә. Рәшит - төзелештә, Энҗе химия комбинатына караган мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен туплаган бүлектә баш шәфкать туташы булып эшли. Энҗе ханым вазифасы комбинатка караган бакчаларны дару препаратлары, җиһазлар белән тәэмин итүдән гыйбарәт була. Биредә хезмәт куйганда чит илләрдән аппаратуралар кайтартыла, сукыр һәм ДЦПлы балалар өчен төркемнәр ачыла. Әлеге җәһәттән алар тәҗрибәсен Зәй, Чаллы, Алабуга белгечләре килеп өйрәнә. Гомумән, Энҗе Гибадуллинаның эш тәҗрибәсе Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә үтә. Методик кулланмалар язарга да вакыт таба ул: кискен сулыш юлы авыруыннан интегүче балаларны чыныктыру буенча кулланмасы бүген дә актуаль. Энҗе ханым эшләгән дәверендә абруй казана, ул оештыру сәләтенә ия, принципиаль, максатына ирешүчән булып таныла.

Гаиләдә уңган хуҗабикә, яраткан ана, тормыш иптәше ул. Ул һәм кыз үстереп, аларга югары белем, олы тормыш юлына озаталар. Лаеклы ялга чыккач, Гибадуллиннар кире Бигешкә кайтып, төп йортта төпләнә. Ташпулаттай йорт салалар, каралты-кура булдыралар. Авыл сулышын тоеп, аның проблемаларына борчылып яши Энҗе ханым. Авылда имам булмагач та борчыла ул: үлү, туу очраклары булып тора бит. Бигешлеләр бер фикергә килеп, Галип Муллагалиевны имамлык вазифасына күндерәләр. Шулай итеп, сигез еллап инде ул биредә имамлык итә. Галип хәзрәт булдыра алган кадәр дин-исламга, халыкка хезмәт итә. Авыл халкы бәхетеннәндер, Бигешкә Чаллыдан Гөлсинә белән Сафиулла Мәүләветдиновлар, ялларда кайтып, үз теләкләре белән бер төркем кешегә бушка дин сабаклары бирә, тәҗвид кагыйдәсе белән гарәп теленә, Коръән укырга өйрәтә. Әлеге төркемнән Әминә Гыймадиева белән Самия Хөсәенова хәзер абыстай вазифасын башкара икән, аларсыз да булмый.

Бердәнбер көнне авыл аксакаллары киңәшә дә Рәшит әфәндене зират карарга, Энҗе ханымны исә мәчеттә исәп-хисап эшләрен алып барырга йөклиләр. Шул көннән Гибадуллиннар бигешлеләр ышанып тапшырган бурычны хилафлык китермичә, намус белән башкара. Энҗе ханым әлеге эшкә алынганчы мәчеткә газ кертелмәгән була. Рәшит әфәнде Әнәс Хәмидуллин, Сәфиулла Мәүләветдинов, Илгиз Ибәтуллин, Вагыйз Әхмәдуллин белән зиратны тимер койма белән әйләндереп ала. Бу эшкә авылдашлары, Казанның «ТЭЦ-1» директоры Рамил Хөсәенов матди булышлык итә. Әйләндереп алу өчен җирлек Советы 23 мең сум акча бүлеп бирә, алар исә бушка эшләп, әлеге акчаны мәчет кассасына салалар. Шул рәвешле, мәчет кассасында акча туплана башлый. Энҗе ханым сәдака акчаларын аерым кенәгәгә язып бара, өч ай саен ревкомиссия алдында хисап тота. Бераз акча туплангач, гыйбадәтханәгә газ кертү артыннан йөри башлый. Аны әйтергә генә ансат. Проектын эшләткәндә Түбән Камага - көнаралаш, Казанга исә 4-5 мәртәбә бара. "Газпром"да үзенә шаккаталар, моның артыннан гадәттә ир-атлар йөри бит дип, ханымның үҗәтлеге, максатына ирешүчән булуына сокланалар. Газ кертүгә рөхсәт алу өчен "Трансгаз", "Газпром" оешмалары бусагасын 4-5 ай таптый ул. Элекке җитәкче буларак, кеше белән җайлап сөйләшә, теләсә нинди җитәкче ишеген кыю шакый ала. Өстәвенә, сәламәтлеккә туймаган еллары: тез капкачын алыштырган чоры була. Аптырап тормый, таяк белән йөреп булса да, мәчетне проектлы, газлы итә. Кул куймыйсыз икән, шунда кунып калам, дип өркетергә дә туры килә аңа кайбер җитәкчеләрне. Бу эшендә аңа Казанда яшәүче кызы Эльвира да булыша (ул кайткан саен мәчеткә хәер бирми калмый). Рөхсәт алынып, проект эшләнә, техпаспорт ясала. Инде генә олы кирәкле эшләр башкарылды дип тынычларга да өлгерми: янгын куркынычсызлыгы хезмәте килеп, сигнализация, янгын куркынычсызлыгы өчен кирәк-ярак юк дип үз таләпләрен куеп китә. Сәдака акчаларына әлеге таләпләр дә үтәлә, электр буенча документлар да ясатыла. Дизайнер чакырып, тәрәзә челтәрләре тектерә Энҗе ханым. Аңа кадәр тәрәзәләр пластикка алыштырыла. Бер тәрәзәне исә Равия Муллагалиева куйдырта.

-Ашаган белми, тураган белә, дип юка әйтмәгән инде халык. Мәчеткә кергән сәдака акчаларын бөртекләп тотып, әнә шундый зур эшләр башкарыла, - ди Энҗе ханым.

Эшнең нәтиҗәсе күренгәч, максатчан эшләгәч, гыйбадәтханәгә сәдака бирүчеләр дә арта төшә. Тәскирә Дәүләтшина белән Әминә Гыймадиева хәерләрне мәчеткә бирә баралар. Сафиулла абый, Коръән ашларыннан соң җыелган хәер-сәдакаларны гыйбадәтханәгә тапшыра, халык та аңа иярә башлый. Эшмәкәр Раил Хәйруллин, Айрат Садыйков һәрдаим мәчеткә хәер биреп торалар, шуңа да аларның эшләре уң бара. Раил мәчеттә ифтарлар оештырырга да вакыт таба. Айрат, Ибраһим Исмәгыйлев, бертуган Маликовлар гыйбадәтханәгә еш матди ярдәм итә. Илгиз белән Дамир Закировлар мәчеткә тышкы ишек куйдырганнар. Тагын шунысы куанычлы, мәчеттә заманча унитаз, юынгычлар белән тәһарәтнамә бүлеп ясалган. Анда кайнар һәм салкын су да бар. Шәһәр мәчетләреннән бер дә ким түгел. Мәчет биләмәсенә җир кертеп, чәчәкләр дә утыртылган. Кыскасы, гыйбадәтханә келпеп, әллә каян үзенә тартып тора. Биредә биш вакыт намазга азан әйтелә, Рамазан-шәриф аенда исә тәравих намазлары укыла. Ураза һәм Корбан гаетләрендә мәчеттә алма төшәрлек урын булмый. Зәйдән Фатыйх хәзрәт Нуруллин килеп, балалар өчен укулар да оештырган булган. Аны тагын яңартасы иде, ди бигешлеләр.

Ә менә зиратка аерым игътибар авылда. Энҗе ханым мәчеткә генә түгел, зират өчен дә кирәк-ярак алып тора.

-Зират ул авылның мәдәнилеген чагылдыра, барыбыз да шунда барасы бит, - ди ул.

Зиратка печән чапкыч, күмү өчен кирәк-яраклар алганнар. Алга таба аның өенең түбәсен ябасы, нигезен рәтлисе бар, ди Рәшит абый. Бигеш зираты зур-зур ябалдашлы агачлар камалышында иде, алар, ниһаять, киселә башлаган. Зиратны чистартуда Илнур һәм Әнәс Маликовлар, Илнар Әхтәмов, Мулланур Нуруллин еш булышлык итә. Бер төркем хатын-кыз, өмә ясап, мәчет, зират коймаларын буяган, буяуны Раил Хәйруллин алган. Энҗе ханым әлеге игелекле эштә катнашучылар өчен Болгарга сәяхәт оештырган. Болгарга баручылар ул сәфәрне әле дә искә ала. Гибадуллиннар Бигештә савап булсын дип әнә шундый игелекле эшләр майтарып ята.

-Ярдәмчеләр булмаса, мин үзем генә ул эшләрне башкарып чыга алмас идем. Алар - Ибраһим Исмәгыйлев, Галип хәзрәт Муллагалиев, Дамир Закиров, Мирзаян Дәүләтшин һәм башкалар, - ди Энҗе ханым.

Ул авыл проблемаларына битараф түгел. Авыл җыеннарында борчыган мәсьәләләрне күтәреп чыкмый калмый. Хастаханәне саклап калу өчен иртәрәк йөрергә кирәк булган икән дип уфтана ул. Авыл өчен битараф булмаганнар тырышып йөрүе нәтиҗәсендә аны амбулатория итеп саклап калганнар.

Гибадуллиннар Бигештә әнә шулай игелекле эш башында торалар. Ул-кызлары, оныклары уңышларына куанып, тигез матур итеп яшиләр. Алдагы көннәрендә Ходай үзләрен игелекле эш-гамәлләреннән аермасын. Аларның әҗер-савапларын күрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: