Зәй офыклары

Игътибар, бала урлаганнар

Татарстан Эчке министрлыгы бала урлауда шикләнелүче 1973 елгы Ушков Сергей Александровичны эзли. 25 июльдә ул Оренбург өлкәсе Абдулино шәһәрендәге балалар йортына керә һәм уллыкка алам, дип алдап, 2005 елгы Андрей Васюковны билгесез юнәлештә алып китә. Мәгълүматларга караганда, ул урлау һәм балигъ булмаганнарга карата сексуаль характердагы җинаять өчен берничә тапкыр хөкем...

Татарстан Эчке министрлыгы бала урлауда шикләнелүче 1973 елгы Ушков Сергей Александровичны эзли.

25 июльдә ул Оренбург өлкәсе Абдулино шәһәрендәге балалар йортына керә һәм уллыкка алам, дип алдап, 2005 елгы Андрей Васюковны билгесез юнәлештә алып китә. Мәгълүматларга караганда, ул урлау һәм балигъ булмаганнарга карата сексуаль характердагы җинаять өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Полицейскийлар аның автобуска утырып, Баулыга килүен белә, анда ул Башкортстанның Октябрьск шәһәренә ничек барып җитүе белән кызыксынган.

Малай кызыл төстәге футболка, кара шорты кигән, чәче кыска, үсештә әзрәк калыша.

Сергей Ушков - чал чәчле, трико һәм кыска җиңле күлмәк кигән. Кулында сары пакет һәм рюкзагы бар. Фото 10 ел элек төшерелгән.

Әлеге кеше турында мәгълүматыгыз булса,кичектергесез 02, 2-72-20 телефоны буенча шалтыратыгыз. Министрлыкның тәүлек буе эшли торган "Ышаныч телефоны" (843)2912 -002.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: