Зәй офыклары

Игътибар: фотоконкурс!

Хөрмәтле газета укучылар! Шәһәребез көннән-көн матурлана, ямьләнә. Татарстанда Парклар һәм скверлар елы уңаеннан төзү-төзекләндерү эшләре аеруча җанланды. Шәһәрдә һәркайсыбыз өчен күңелгә якын урыннар бар. Әйдәгез, шул урыннарны бергәләп барлыйк. "Зәй офыклары" газетасы "Һәр сукмагы якын күңелгә" дип аталган фотоконкурс игълан итә. Урамнар, мәйданнар, парклар, скверлардагы иң матур урыннарны фотога төшереп,...

Хөрмәтле газета укучылар!

Шәһәребез көннән-көн матурлана, ямьләнә. Татарстанда Парклар һәм скверлар елы уңаеннан төзү-төзекләндерү эшләре аеруча җанланды. Шәһәрдә һәркайсыбыз өчен күңелгә якын урыннар бар. Әйдәгез, шул урыннарны бергәләп барлыйк. "Зәй офыклары" газетасы "Һәр сукмагы якын күңелгә" дип аталган фотоконкурс игълан итә. Урамнар, мәйданнар, парклар, скверлардагы иң матур урыннарны фотога төшереп, редакциягә җибәрүегезне сорыйбыз. Иң активларны бүләкләр көтә. Фотоларны редакциягә китереп бирергә дә мөмкин, безнең электрон почта (zayof@yandex.ru) аша юлларга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: