Зәй офыклары

Ил өчен башларын салдылар

Узган елның сентябрендә белем күтәрү курсларында булган вакытта мин Михаил Черепанов лекциясен тыңлау бәхетенә ирештем. Михаил Валерьевич - Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе. Ул - тәҗрибәле эзтабар буларак билгеле шәхес. 1981 елдан башлап Новгород янындагы "үлем үзәне"ндә күп мәртәбәләр була, аның катнашында сәяси золымнан зыян күрүчеләр, Бөек Ватан...

Узган елның сентябрендә белем күтәрү курсларында булган вакытта мин Михаил Черепанов лекциясен тыңлау бәхетенә ирештем. Михаил Валерьевич - Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе. Ул - тәҗрибәле эзтабар буларак билгеле шәхес. 1981 елдан башлап Новгород янындагы "үлем үзәне"ндә күп мәртәбәләр була, аның катнашында сәяси золымнан зыян күрүчеләр, Бөек Ватан һәм Әфганстандагы сугышларда һәлак булучылар исемлеге тупланган хәтер китаплары дөнья күрде.

Лекция барышында, эзләнү эшләре алып бару турында сөйләгәндә, без - музей хезмәткәрләренә берничә архив документының күчермәсен бирделәр. Шул рәвешле, минем кулыма Зәй районының Өченче Бөгелде кешесе, хәрби әсир Алексей Петряков (Васильевич - Максимович) турында мәгълүмат эләкте.

28 яшьлек бу егет 1941 елның 25 июнендә, ягъни сугыш башлануның өченче көнендә, фронтка җибәрелә. Рядовой Петряков дошман белән каты бәрелешләр барган сугыш тәмугына эләгә. Фашистлар Ленинградны алырга омтыла. Ленинградтан ерак булмаган Луга шәһәрчеге тирәсендә көчле сугыш бара. Луга оборона сызыгы немецларның Ленинградка һөҗүмен өч атна тоткарлый. Ә бу исә совет гаскәрләренә шәһәрнең оборонасын ныгыту мөмкинлеге бирә. Луганы дошман 1941 елның 24 августында басып ала. Икенче көнне Алексей әсир төшә. Рядовой дәрәҗәсендәге әсир солдатларны Көнчыгыш Пруссия поселогы Кляйн Дексенга (хәзерге вакытта Калининград өлкәсе Багратион районының Фурманово поселогы) озаталар. Шунысын әйтик, сугышның беренче айларында әсирләрне, немецлар арасында коммунизм идеяләре таратудан куркып, рейх территориясенә озатмыйлар.

"Шталаг" тибындагы лагерь аңа буйсынган шундый лагерьлар челтәре өчен база лагере булып исәпләнә. Соңгыларында берничә мең тоткын була һәм алар бер-берсеннән "баш" лагерь атамасына өстәлгән хәрефләр белән генә аерыла. Шталагларда башлыча поляклар тотыла, ә 1941 елның ахырыннан бирегә совет, инглиз һәм француз әсирләре китерелә башлый.

Немецларның нинди төгәл халык булуы һәркемгә билгеле. Аларның бу төгәллеге һәрнәрсәдә чагыла. Һәр хәрби әсиргә махсус анкета-карточка тутырыла: кулдагы лагерь номеры белән фотосурәт, бармак эзләре, якыннарының исемнәре һәм төп мәгълүмат. Тоткыннарның күбесе үлә. Немец тарихчысы Кристиан Штайн мәгълүматлары буенча, 1941 елда гына да Вермахт тарафыннан 3,4 миллион совет хәрбие әсирлеккә алына. 1942 елның гыйнвар ахырына 1,4 миллион кеше генә исән кала. Калганнары атыла, эпидемияләрдән, медицина экспериментлары, ачлык һәм суыктан үлә. Йөзләгән мең кеше сәяси һәм дини сәбәпләр белән юкка чыгарыла.

1943 елның 23 февралендә 684 номерлы тоткын, үлеме сәбәпле, "исемлектән төшерелә". Наталья үзенең Алексеен көтеп ала алмый.

С. Долгова,

туган як тарихын өйрәнү музее өлкән фәнни хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: