Зәй офыклары

Илшат Хәбибуллин Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашты

Казанда "Корстон" комплексында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил...

Казанда "Корстон" комплексында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комтитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм Россия Федерациясенең 30дан артык төбәге, шул исәптән Татарстан Республикасы, татар авыллары эшкуарларының кече бизнес, фермерлык хуҗалыклары һәм утарлары вәкилләреннән 500ләп кеше катнашты. Утырыш башланганчы, кунаклар өчен ТР агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы күргәзмәсе оештырылды. Җыенда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә, субъектларга кагылышлы җир һәм салымнар турындагы законнар системасындагы үзгәрешләр, федерация һәм республика грантлары, программалар, субсидияләр, дәүләт ярдәме турында мәгълүмат бирелде, форумда Зәйдән эшмәкәр Илшат Хәбибуллин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: