Зәй офыклары

Иманлы юл...

Татар дин галимнәре шигаре астында узган ел уңышлы тәмамланды. Бу җәһәттән татар дин галимнәре, дин эшлеклеләре турында, аларның хезмәтләрен бәян иткән бихисап басма нәшер ителде. Шунысы куанычлы: узган ел Татарстанда егермегә якын Аллаһ йорты үз ишекләрен ачты. Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Зәй, Питрәч, Әгерҗе, Буа, Саба, Балтач, Чистай, Кайбыч,...

Татар дин галимнәре шигаре астында узган ел уңышлы тәмамланды. Бу җәһәттән татар дин галимнәре, дин эшлеклеләре турында, аларның хезмәтләрен бәян иткән бихисап басма нәшер ителде.


Шунысы куанычлы: узган ел Татарстанда егермегә якын Аллаһ йорты үз ишекләрен ачты. Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Зәй, Питрәч, Әгерҗе, Буа, Саба, Балтач, Чистай, Кайбыч, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш һәм башка районнарда яңа иман йортлары сафка басты. Шактыенда төзекләндерү эшләре алып барылды.

Дини лидерлар яшь имамнарны да игътибардан читтә калдырмый. 2015 елда да 180 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Дини, мәдәни мирасыбызны кайтару, мөселман уку йортларында үзебезнең дин галимнәренең хезмәтләренә таяну мәсьәләләре соңгы елларда аеруча калку чагылыш тапты.

Гыйлем өйрәнү - бишектән ләхеткә чаклы

Татарстан Диния нәзарәте дә террорчылык, ваһһаби агымнарга каршы тору юнәлешендә яшьләр арасында актив эшчәнлек алып бара. Дини лидерлар җирле милли, рухи мирасыбызга таянып, шәкертләрне укыту программасын әзерләде. Боларның барысы да Татарстан шәкертләрен зарарлы идеяләрдән, чит илләрдән керә торган радикаль ислам, фундаментализмнан саклау өчен эшләнә.

Казанда сентябрь аенда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырылуы да очраклы күренеш түгел. Нәкъ менә мәчетләр каршында эшләп килгән курс укытучыларына зур игътибар күрсәтү дә мәслихәт. Биредә адәм баласы дингә якыная, намазга баса, аларның дөньяга карашлары формлаша башлый бит.

Татарстанда "Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары" эшләнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Казан ислам университеты, мәдрәсәләр, Татарстан Фәннәр академиясе, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре ике ел дәвамында әлеге проект өстендә эшләде. Хәзерге вакытта өч юнәлештә стандартлар расланды:

"Ислам фәннәре һәм тәрбия", башлангыч әзерлек;
"Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле", төп әзерлек;
"Ислам фәннәре һәм тәрбия, гарәп теле", югары әзерлек.

Проект авторлары белдергәнчә, әлеге стандартлар Мәгариф һәм фән министрлыгы экспертизасын уңышлы үтте. Стандартларны Татарстан мөфтие, Татарстан МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин раслады. Боерык нигезендә, 2015-2016 уку елыннан башлап, МДНнә караган мәдрәсәләрдә шәкертләргә әлеге стандартлар нигезендә белем бирелә.

Болгар ислам акдемиясен ачу елның иң зур вакыйгасы булгандыр, мөгаен.

Россиянең иң мөкатдәс урыннарыннан берсе - Болгарыбыз да үзенең рухи асылына кайта. Бүгенге Россия җирлегендә ислам бишеге саналырга хаклы урында Болгар ислам академиясе ачылды.

Кайчандыр шәүкәтле булган һәм әйләнә-тирә мәмләкәтләргә ислам, фән һәм мәгърифәт нуры чәчкән Шәһри Болгарның данын яңадан кайтарырга ниятлиләр. Биредә Болгар ислам академиясен ачып, хәнәфи мәзһәбенең иң күркәм традицияләрен торгызу, шәригать мәсьәләләрен тикшерү һәм безнең җирлеккә яраклы, пәйгамбәрләребездән килә торган хак исламны куәтләүче үзәк булдыру - төп максат әнә шул. Яшьләр татар исламын үз җирлегебездә өйрәнергә тиеш. Гыйлем ягыннан алар чит илләрдә белем туплаган замандашларыннан ким булырга тиеш түгел! Болгар Россиянең ислам гыйлеме үзәгенә әвереләчәк. Татарстан мөселман дин белгечләрен, дин галимнәрен үстерү җәһәтеннән бөтен дөньяга танытачак.

Татарстан Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта академияне булдыру өчен Хөкүмәт, нәзарәт һәм фәнни оешмалар арасында үзара хезмәттәшлек итү юллары барлана. Ә бинага нигез киләсе елда салыначак.

Дин белән бергә милли үзаң да үсә!

Ел дәвамында "Минем гаиләмнең шәмаиле" акциясе барды. Февральдә старт алган чараның максаты - халкыбызда рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту. "Шәмаилдә милләтебез һәм динебезнең гореф-гадәтләре чагыла. Бүген безгә милләтебезне, милли үзаңыбызны үстерергә кирәк. Хәзер кайберәүләр милләтне үстерергә кирәк дип, милли үзенчәлекләргә игътибар итми, ә икенчеләре, киресенчә, милли асылыбызга кайту юлында дини үзенчәлекләрне истән чыгара. Ә шәмаил милли һәм дини гореф-гадәтләребезне бердәй чагылдыра", - ди Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, "Апанай" мәчете имам-хатыйбыНияз хәзрәт Сабиров.

Россия күләмендә оештырылган "Минем гаиләмнең шәмаиле" конкурсына 300ләп хезмәт кабул ителде. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган проектта Россия төбәкләреннән генә түгел, хәтта Австралиядән дә катнашучылар бар иде. Акция башка милләт вәкилләрен дә җәлеп итте.

Республика ифтарында биш мең кеше катнашты

Былтыр өченче тапкыр оештырылган республикакүләм ифтар мәҗлесе тарихта иң күп кеше авыз ачкан дини чара булып истә калыр, мөгаен. "Казан Арена" стадионында яңгыраган дини вәгазъ, Коръән аятьләрен тыңлап, күңелләренә тынычлык тапты. Дөнья мәшәкатьләрен онытып, сакраль яссылыкка күчте, иман байлыгы, рухи тормыш мәгънәләрен янә күңелләрендә яңартты. Бер урында биш меңләп кешенең бер үк вакытта авыз ачу мәҗесенә туплануы дулкынландыргыч мизгелләр белән истә калды.

Аллаһ йортлары...

Узган елгы Корбан гаете Мәскәүдә гомер итүче мөселманнар өчен аеруча куанычлы булды. Бәйрәм алдыннан Мәскәү җәмигъ мәчете үз ишекләрен ачты.

Бәйрәмдә Россиянең күренекле шәхесләре, шулай ук Төркия, Фәлистин җитәкчеләре дә катнашты. Мәгълүм булганча, әлеге мәчет - Европада иң зур Аллах йортларының берсе. Биредәге төзекләндерү эшләре ун ел дәвам итте. Россия матбугаты хәбәр иткәнчә, мәчетне яңадан торгызу өчен 170 миллион доллар тирәсе акча тотылган һәм ул үзенең тарихи йөзен саклап калган.

Узган елның соңгы көннәрендә Казанның Г.Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә зур тантана булып узды. Мәүлид аена туры китереп, борынгы мәчет кабат үз ишекләрен ачты. Татар ислам архитектурасының XVIII гасыр азагы XIX гасырдагы күркәм үрнәге саналган бина ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе катнашты.

2015 елда Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме Болгарда өченче ел рәттән оештырылды.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергәнчә, 2016 ел "Хәнәфи мәзһәбе елы" дип игълан ителде. "Хәнәфи мәзһәбенең асылын аңлату бик мөһим, - ди Татарстан дин лидеры. - Хәнәфи мәзхәбе мәктәбе ул бабаларыбыз сайлаган юл һәм без бу юлны дәвам итәргә тиеш. Ел кысаларында хәнәфи мәзһәбе галимнәренең китапларын чыгару, төрле конференцияләр, республика олимпиадасы уздыру һәм башка эшләрне оештыру каралган".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: