Зәй офыклары

Җинаятьне ачу – катлаулы хезмәт

Ул вакытта машина төзүчеләр техникумын тәмамлап, кулына диплом алып, кичен өенә кайтканда булган хәл Федорның киләчәк тормышын, сайланган һөнәрен тамырдан үзгәртә дисәң дә, ялгыш булмас. Йортлар арасындагы аулак урында ике яшүсмернең кечкенәрәк буйлы малайны типкәләүләрен күргән яшь егет бу ерткычлыкка битараф кала алмый. Яшүсмерләрнең берсен тотып бераз акылга өйрәткәч, зыян...

Ул вакытта машина төзүчеләр техникумын тәмамлап, кулына диплом алып, кичен өенә кайтканда булган хәл Федорның киләчәк тормышын, сайланган һөнәрен тамырдан үзгәртә дисәң дә, ялгыш булмас. Йортлар арасындагы аулак урында ике яшүсмернең кечкенәрәк буйлы малайны типкәләүләрен күргән яшь егет бу ерткычлыкка битараф кала алмый. Яшүсмерләрнең берсен тотып бераз акылга өйрәткәч, зыян күргән малайны өенә озатып куя, малай бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәвен үтенә. Федор вәгъдәсендә торса да, аның белән элемтәне өзми. Кыерсытучыларны да эзләп табып, тәрбия сәгатьләре үткәрә. Нәкъ менә шушы вакыйга аны тәртип сагы хезмәтенә басарга этәрә. Егет Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә. 1999 елда Федор Тимофеев район эчке эшләр бүлегенә эшкә кайта. Берничә елдан исә җинаятьләрне эзләү бүлекчәсендә лейтенант, майор дәрәҗәләренә ирешә. Читтән торып югары юридик белем ала. Никадәр генә катлаулы, авыр җинаятьләр ачарга туры килсә дә, ул әлеге һөнәрне сайлавына үкенми. Җитәкчесе, җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе башлыгы Фирдәвес Галиуллин аны бик гадел, җаваплы, җитди хезмәткәр, ди.

Федор Тимофеев бүгенге көндә бүлек башлыгы урынбасары вазифасын башкара.

- Без - халык тынычлыгын, иминлеген саклаучылар. Теге яки бу җинаятьне ачканда халык безгә ышанмаса, безгә ярдәм сорап килмәсә, һөнәребез кирәксезгә әйләнер иде. Шуңа күрә кешеләр күңеленә үтеп керә белеп, хәтта җинаять кылучыны да аңлап, аны бу начар гамәлне кылуга китергән сәбәпләрне ачыкларга тырышып эшләү мөһим полиция хезмәткәренә, - ди Федор Михайлович.

Язмыш аны әлеге һөнәрне сайлавының ныклы булуында даими сынап тора. Көнне төнгә ялгап җинаятьчеләрне эзләү үзе бер зур батырлык таләп итсә, ул инде «кайнар нокталарда» да булырга өлгергән. 2009 елда 6 ай дәвамында Татарстаннан бер төркем эчке эшләр хезмәткәрләре Гудермес шәһәрендә тәртип сагын контрольдә тота. Алар арасында Федор да була. Яшәү шартларының чамалы булуы бер хәл, һәрчак хәрби әзерлектә, төрле гадәттән тыш хәлләрдә тиз арада тиешле карар кылу җиңелләрдән түгел, әлбәттә. Чечен халкының традицияләрен белеп, хөрмәт итеп эшләргә өйрәндек, ди майор. Шулай да шартлаулар, кешеләр үлемен күрү физик яктан көчле ир-атның да психикасына тәэсир итми калмый. Чечнядан кайткач бер ай дәвамында Федорны начар төшләр эзәрлекли. Яңадан гадәти халәткә күчүдә тормыш иптәшем Ольга, туганнар, якыннарымның өлеше зур булды, ди ул. Эксперт-криминалист булып эшләүче Ольга иренең мәхшәрле мизгелләрне тиз арада онытуы өчен бар тырышлыгын куя. «Кайнар ноктада» хезмәт иткән өчен Федор Тимофеев "Төньяк Кавказда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан өчен", "Кавказдагы террорчылык операциясен булдырмый калуда катнашкан өчен" , "Сугышчан батырлык өчен", "Кавказда хезмәт өчен" медальләре, "Россиянең иң яхшы эчке эшләр хезмәткәре" күкрәк билгесе, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының "Хезмәттәге уңышлары өчен" III дәрәҗә медале белән бүләкләнә.

Бүген дә Федор Тимофеев җинаятьчеләргә каршы көрәштә алгы сызыкта. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан без аңа һәм әлеге эштә тырыш хезмәт куючыларга уңышлар, түземлелек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: