Зәй офыклары

ИНИЦИАТИВАЛЫ ЕГЕТЛӘР КУЛЫНА ТАПШЫРЫЙК

Зәй керәшеннәр башкаласы булса да, анда әлегә кадәр керәшен иҗтимагый оешмасы актив эшләмәде, дип башлады сүзен күптән түгел үзәк китапханәдә узган керәшен җәмәгатьчелеге җыелышында республика керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова. Анда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы...

Зәй керәшеннәр башкаласы булса да, анда әлегә кадәр керәшен иҗтимагый оешмасы актив эшләмәде, дип башлады сүзен күптән түгел үзәк китапханәдә узган керәшен җәмәгатьчелеге җыелышында республика керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова. Анда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин, Чаллы керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Виталий Агапов катнашты.

Әлеге җыелышта сүз районда керәшен иҗтимагый оешмасын булдыру турында барды, оештыру комитеты һәм аның рәисе сайланды. Оештыру комитетында яшьләрдән - Антон Байрашев, урта буын вәкилләре - Валентин Атласов, Геннадий Абрамов, Роза Вәлиева, өлкәннәрдән Семен Гудошников бар. Ә менә Зәй керәшеннәре конференциясен үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе итеп районда мәгълүм кеше, "Агросахарстрой" ҖЧШ директоры Иван Яковлев сайланды.

Республика керәшен оешмасы төзелүгә - ун ел. Аның исә урыннарда бүгенге көндә унҗиде бүлеге эшли. Шунысы игътибарга лаек, Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама, Менделеев һ.б. төбәкләрдә эшләүче оешмалар эшчәнлеге мактауга лаек. Зәйдә дә бу эшне җанландырасы иде, диелде җыелышта. Керәшен бәйрәмнәрен, йола-күренешләрен саклау буенча эш бара-баруын. "Сәвәләй", Иске Зәй бистәсендәге "Җиләк" керәшен фольклор коллективларын районда гына түгел, республикада да беләләр. "Туым жондозы" бәйгесенең зона ярышлары Зәйдә үтә. Сарсаз-Баграж мәдәният йортында оештырылган этнографик керәшен музее элекке көнкүреш кирәк-ярагы, киемнәр, экспонатлар белән елдан-ел тулылана бара. Кашкатау итәгендә үтә торган Питрау бәйрәменә якын-тирә районнар керәшен авылларыннан да кунаклар килә. Шулай да, керәшен оешмасы кирәк, аның кирәклеген зәйлеләр үзләре дә тоя. Әлеге оешманы төзүгә талпыныш булды. Шуларның берсендә без - журналистлар да катнашкан идек. Тик ул сүз дә генә кала бирде. Үзәк китапханәдә узган соңгы очрашу-җыелышта исә анык эшләүгә күчү, оешма утырышларында проблемалар, борчуларны уртага салып сөйләшү кызыл җеп булып сузылып барды.

-Керәшенлегебездән читенсенеп торсак, халкыбызның киләчәге булмаячак. Йола-гадәтләрне күрсәтеп, шул мирасны саклау кирәклеген башкаларга да инандыр, - дип сүз алды Виталий Агапов. - Чаллы керәшен оешмасы эшчәнлеге күпләрдә кызыксыну уята. Күптән түгел "Керәшеннәр җырыу әйтә" Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестивален уздырдык. Сәвәләй авылында үткән мини-фестивальдә Иркутск өлкәсе Нукут районы Хареты авылыннан, Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районы Кассель авылыннан, Чаллы шәһәреннән олы кунаклар катнашты. Аңа зәйлеләрнең игътибар бирмәве күңелне борчыды, - ди якташыбыз.

Халыкны уятырлык, берләштерерлек лидер кирәклеге - бүгенге вазгыять.

-Журналистлык тәҗрибәм биредә башланды. Зәйнең потенциалы зур. "Туым жондозы - 2016" бәйгесенең зона ярышларында Сарсаз-Багражның "Сандугач" балалар ансамбле, Түбән Биштән Максим Кузнецов һ.б.ларның керәшен җыруларын оста итеп башкарулары сокландырды. Зәй балаларын башка фестивальләрдә дә, "Айбагыр" керәшен балалары лагеренда, форумнарда күрсәк иде, - ди Людмила Белоусова.

Җыелышта керәшен җәмәгатьчелеге борчыган проблемаларны да күтәреп чыкты. Иван Яковлев Зәй керәшен җәмгыятен төзеп, эшне инициативалы, булдыклы егетләр кулына тапшыра алсак, алар сүзенә район җитәкчелеге дә колак салыр иде, дигән фикер җиткерде.

Шул рәвешле, комитет авылларда халык белән очрашып, керәшеннәрне борчыган мәсьәләләрне барлап, конференциягә делегатлар сайлаячак. Конференциядә Зәй керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе сайланачак, оешма алдында торган бурычлар, эш юнәлешләре билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: