Зәй офыклары

“Интернет – озын гомер”

2012 елның 1 февраленнән Татарстанда пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү буенча "Интернет - озын гомер" проекты старт алды. Әлеге проект Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана, гражданнар өчен ул бушлай һәм 72 сәгатькә исәпләнгән. Ел башыннан районда компьютер белән эшләргә 180 кеше өйрәтелде, ел ахырына кадәр тагын 42 кешене укыту планлаштырыла. Ә кемнәр...

2012 елның 1 февраленнән Татарстанда пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү буенча "Интернет - озын гомер" проекты старт алды. Әлеге проект Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана, гражданнар өчен ул бушлай һәм 72 сәгатькә исәпләнгән.

Ел башыннан районда компьютер белән эшләргә 180 кеше өйрәтелде, ел ахырына кадәр тагын 42 кешене укыту планлаштырыла. Ә кемнәр бу проектка дәгъва итә ала дигәндә, алар - түбәндәге категория гражданнар:

- ташламалы яки гомуми нигездә картлык буенча хезмәт пенсиясе;

- инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе;

- туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсиясе;

- тиешле еллар эшләгән өчен дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия;

- картлык буенча дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар;

- билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган пенсия яше алдындагы гражданнар (пенсиягә чыгарга 2 ел кала), картлык буенча хезмәт пенсиясенә, шул исәптән алдан картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләүгә хокуклы гражданнар;

- 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшьлек ир-атлар.

Семинарны тәмамлаучыларга бу хакта сертификат бирелә һәм алар "Интернет - озын гомер" программасы буенча алган белемнәрен башта муниципаль, соңрак республика дәрәҗәсендә үтүче IT-олимпиадасында катнашып сыный ала.

Бүген мәшгульлек үзәге әлеге курсларны үтәргә теләүче гражданнардан гаризалар ала. Гариза белән бергә паспорт һәм пенсия таныклыгы күчермәсе теркәлә.

А. Тулынин,

мәшгульлек үзәге директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: