Зәй офыклары

Инвалидлар хокукларын яклап

Агымдагы елдан илдә «Ачык мохит» дип исемләнгән федераль дәүләт программасы гамәлгә керде. Программа физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм хезмәткә яраклылыгын вакытлыча югалткан кешеләр мәнфәгатен күздә тота. Әлеге программада Татарстан Республикасы да катнаша. Республикада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәламәтлегенә кагылышлы проблемаларны хәл итү өчен ТР Президенты каршында инвалидлар эше буенча Совет төзелде....

Агымдагы елдан илдә «Ачык мохит» дип исемләнгән федераль дәүләт программасы гамәлгә керде. Программа физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм хезмәткә яраклылыгын вакытлыча югалткан кешеләр мәнфәгатен күздә тота. Әлеге программада Татарстан Республикасы да катнаша. Республикада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәламәтлегенә кагылышлы проблемаларны хәл итү өчен
ТР Президенты каршында инвалидлар эше буенча Совет төзелде.

"Ачык мохит" программасын тормышка ашыру өчен шактый суммада акча бүлеп бирелде. Моңа транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт корылмаларын уңайлы итү керә. Йортлар, социаль объектлар төзелеп файдалануга тапшырыла, тик аларның кайберләренә пандуслар куелмый. Төзүчеләр инвалидлар өчен уңайлыклар тудыруны чыгымлы эш дип санап килде. Заман таләпләре буенча, бина төзелгәндә, аның баскычына инвалидлар өчен җайланмалар куелырга тиеш. Кемнәрдер өчен гаять мөһим бу җиһазлар еш кына игътибардан читтә кала. Ә бит инвалидларның дүрт стена арасында гына ятасы килми. Укучы, эшләүче, спорт белән шөгыльләнүче, ял итүче, тулы тормыш белән яшәүче инвалидлар шактый арабызда. Россиядә якынча 13 миллион, республикада 300 мең, районда 3 мең инвалид исәпләнә. Бу сан үзгәреп тора. Аларга авыр хәрәкәтләнүче өлкәннәр, имгәнү яки операция ясату сәбәпле, хезмәткә вакытлыча яраклылыгын югалткан кешеләрне дә өстәсәң... Һәркем теләгән җиренә каршылыксыз, киртәләрсез барырга хокуклы.

"Ачык мохит" проекты - вакытлы вәзгыять. Әлеге проект нигезендә йөзләгән объект төзелә башлады. Проект үзе, әлеге объектлар төзелеше ныклы контрольдә тора. Программа буенча төзелүче объектларга бәяне инвалидлар һәм иҗтимагый оешмалар бирә. Күрмәүчеләр, ишетмәүчеләргә урамнарда тавышы көчәйтелгән светофорлар урнаштыру күздә тотыла. Юллар да инвалидлар мәнфәгатеннән чыгып салыначак. Шул рәвешле физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җиңел, җайлы, уңайлы яшәү шартлары тудырыла. Инвалидларга кагылышлы мәсьәләләр районда да актуаль мәсьәлә булып тора. Әлеге җәһәттән башкарма комитет тарафыннан башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр, инфраструктура үсеше буенча урынбасарлары, торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл төзелеше бүлеге, район үзәк дәваханәсе, "Идарәче компания" муниципаль учреждениесе, социаль яклау идарәсе, инвалидлар җәмгыяте җитәкчеләреннән торган эшче төркем оешты. Советның беренче утырышы коляскалы инвалидлар катнашында узды һәм программа буенча башкарыласы эшләр, аларның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып планлаштырылды.

Авыру кешегә, беренче чиратта, поликлиникага керә алу мөһим. Тик поликлиникага инвалидлар җиңел генә керә алмый, чөнки пандуслар тиешле таләпләргә җавап бирми иде. Инвалидлар гозере белән эш поликлиникага керү өлешен тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртеп корудан башланды. Бүгенге көндә поликлиникага керү урыны инвалидлар җиңел керә алырлык итеп үзгәртеп корыла. Аны "Рось" ҖЧШ башкара. Поликлиника ишекләре автомат рәвештә ачыла торган булачак. Бу эш инвалидлар декадасына тәмамланыр дип көтелә. Эш барышы район башлыгы контролендә тора. Район үзәк дәваханәсе каршында Комсомол урамында инвалидларның автомобильләрен кую өчен махсус урын, поликлиникага илтүче тротуар да тиешле таләпләр буенча булачак. Бу эшләр өчен федераль бюджеттан 2 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Бюджет оешмалары җитәкчеләре социаль, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт корылмаларын уңайлы итүне "Ачык мохит" программасына кертү буенча заявкалар бирде. Социаль-тернәкләндерү бүлеге, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәген әлеге федераль программага кертеп, инвалидлар өчен тагын да уңайлырак итеп үзгәртү бурычы тора, ди социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина. Әлеге объектларга керү әлегә тиешле таләпләргә җавап бирми. Каршылыксыз тирәлек, мохит формалаштыру - дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Федераль программага бюджет оешмалары гына түгел, коммерция оешмалары да кушылсын иде, дигән теләктә идарә башлыгы. Кулы эш белгән эшмәкәр-осталар юк түгел.

Инвалидлар проблемасы, зарын йөрәк аша үткәреп, алар хокукларын яклауга кушылу зарур. Беркем дә зәгыйфьлектән хали түгел. Программа бар, хәзер бергәләп уңайлыклар тудыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: