Зәй офыклары

Инвалидларга – уңайлы мохит

Хакимияттә «Каршылыксыз тормыш 2010-2012» муниципаль программасын тормышка ашыру буенча «түгәрәк өстәл» узды. Аны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Сөйләшүдә район-шәһәр Советлары депутатлары, төрле структураларның бүлек, идарә башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Алар фикер алыштылар, проблемалар күтәрделәр, программа буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр. Халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина районда...

Хакимияттә «Каршылыксыз тормыш 2010-2012» муниципаль программасын тормышка ашыру буенча «түгәрәк өстәл» узды. Аны район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Сөйләшүдә район-шәһәр Советлары депутатлары, төрле структураларның бүлек, идарә башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Алар фикер алыштылар, проблемалар күтәрделәр, программа буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина районда инвалид балаларны тернәкләндерү программасы буенча эш барышы турында бәян итте. Үзәк поликлиниканың керү өлеше коляскалы инвалидлар үтәрлек итеп үзгәртелде, автомобиль кую өчен тукталыш ясалды, поликлиниканың беренче катында санитария-гигиена бүлмәсе булдырылды. Социаль яклау идарәсе урнашкан бина, мәшгульлек үзәгендә уңай мөмкинлекләр тудыруга 1 миллион 500 мең сум акча сарыф ителәчәк. Социаль яклау идарәсендә коляскалы инвалидларны кабул итү өчен аерым бүлмә булачак, начар ишетүчеләргә электрон мәгълүмат экраны урнаштырылачак.

Балалар поликлиникасы мөдире Гүзәл Хәмидуллина әйтүенчә, бүгенге көндә бала туганчы ук патологияләрне ачыклау, аларны профилактикалау буенча эш алып барыла. Өч яшькә кадәр балалар даими табиб күзәтүе астында тора һәм бушлай медицина ярдәме ала. "Каршылыксыз тормыш" программасы үтәлешенә мәгариф өлкәсе дә үзеннән өлеш кертә. Әлеге җәһәттән коррекция мәктәбе игелекле кешеләр ярдәме белән махсус резина келәм, "Тату гаилә" бакчасы күз күрүен яхшырту өчен программалы компьютерлар белән тәэмин ителде. Гомумән, мәгариф учреждениеләрендә - физик мөмкинлекләре чикле балаларга уку һәм тәрбия өчен шартлар тудыру өстенлекле юнәлеш. Яшьләр идарәсе дә һәрдаим физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшли. Мәсәлән, бүгенге көндә волонтерлар, коррекция мәктәбе укучылары белән эшчәнлек алып бара. Социаль яклау идарәсе инвалид балалар белән чаралар үткәргәндә волонтерлар аларның әти-әниләренә һәм социаль хезмәткәрләргә ярдәмгә килә.

"Түгәрәк өстәлдә" проблемалы мәсьәләләр дә күтәрелде. Мәсәлән, күпкатлы йортларда инвалидлар өчен пандуслар булмау. Шәһәрдә начар күрүчеләр өчен тавышлы светофорлар урнаштырыла башлады. Ленин һәм Комсомол урамнарында шундый светофор куелгач, биредә яшәүчеләр арасында аның тавышыннан зарланучылар булды. Үзең турында гына түгел, инвалидлар турында да уйларга кирәк. "Каршылыксыз тормыш", чыннан да, каршылыксыз булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: