Зәй офыклары

Йорты – авыл бизәге

Бигеш авылындагы иң матур, бизәкләп эшләнгән йортта Маликова Розалия апа яши. Әлеге йорт авылыбызның йөзек кашы шикелле.Розалия апа гөлләр, чәчәкләр үстерегә ярата. Җәй көне аның бакчасында гына түгел, хәтта үзенең өй каршында урам ягында да аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Бу йортны агач остасы булган, Розалия апаның тормыш иптәше- Фаиз абый...

Бигеш авылындагы иң матур, бизәкләп эшләнгән йортта Маликова Розалия апа яши. Әлеге йорт авылыбызның йөзек кашы шикелле.Розалия апа гөлләр, чәчәкләр үстерегә ярата. Җәй көне аның бакчасында гына түгел, хәтта үзенең өй каршында урам ягында да аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Бу йортны агач остасы булган, Розалия апаның тормыш иптәше- Фаиз абый әкренләп бизи. Капканы ул 1995 елда бизәкләп ясап бетерә. Кешеләр аларның йортлары кырыеннан сокланып үтеп китәләр.

Розалия апа ире Фаиз абый белән 3 ул үстергәннәр. Фаиз абый 2005 елда мәрһүм булган. Аның эшен хәзерге вакытта уллары дәвам итә. Газинур абый җирлегебездә үткән бәйрәм чараларыннан да читтә калмый. Ул үзенең моңлы тавышын авылдашларына бүләк итә.Илнур абыйның кулыннан килмәгән эш юк. Ул өйләрне, мунчаларны эчли, тышлый, ишек, тәрәзәләр куя, хәтта хәзерге вакытта бик популяр булып киткән, шкаф-купеларга тикле ясый.

Хәзерге вакытта күп кеше агач материаллардан эшләнгән капка-коймаларны сүтеп, профнастилдан, һәм башка, күп хезмәт сорамый торган материаллардан ясаткан заманда, мондый матурлыкны саклаучыларга зур рәхмәт әйтәсе килә.

Китапханәче Айгөл Маликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: