Зәй офыклары

Җир кешесе, Зәй кешесе иде ул

Кеше китә эзе кала. Район тормышында үзеннән соң якты эз калдырган Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, «Хезмәт Кызыл байрагы», «Халыклар дуслыгы» орденнары, «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе иясе Фалес Әхәт улы Вәлиев - шәһәребез кешеләренә дә, район халкына да мәгълүм зат. Исән булса,...

Кеше китә эзе кала. Район тормышында үзеннән соң якты эз калдырган Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, «Хезмәт Кызыл байрагы», «Халыклар дуслыгы» орденнары, «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе иясе Фалес Әхәт улы Вәлиев - шәһәребез кешеләренә дә, район халкына да мәгълүм зат. Исән булса, аңа бу көннәрдә 75 яшь тулган булыр иде. Укып бетерелмәгән китап кебек калды ул зәйлеләр хәтерендә. Исеме һәм матур эшләре калды.

Фалес Вәлиев үзе дә авыл баласы буларак, күп эшчәнлеген авыл хуҗалыгы белән бәйләде. Югыйсә ул белеме буенча педагог иде. Колхоз-совхозда эшләүчеләр белән хезмәт куеп, аларның шатлыкларын уртаклашып, борчулары белән яшәде. Яшүсмер чагында комбайнда, армиядә хезмәт иткәндә танкист булу аңа алга таба зур мая була: ул университетта укыганда, мәктәптә укытканда күпләрне техника серләренә төшендерә. Армиядән кайткач, танкист шлемы киеп авылда беренчеләрдән булып Казан дәүләт университетына укырга барган кеше ул. Әтисез, бабасы тәрбиясендә үскән егет үз дигәненә әкренләп ирешә, чөнки үҗәтлеге көчле була. Университетны тәмамлап, Зәйгә эшкә кайткан педагог эш-чәнлеген Түбән Биш мәктәбеннән башлый. Югары Пәнәче мәктәбен җитәкләргә алынгач, җиң сызганып эшкә керешә. Биредә таш мәктәп төзетә, аны сигезьеллыктан унъеллыкка әйләндерә. Авылга су кертә. Моның белән ул югарыпәнәчелеләрне чишмәдән су ташу газабыннан коткара. Ә бит мәктәп белән авыл Советы - икесе ике хуҗалык. Район җитәкчелеге тырыш, инициативалы җитәкчене тиз күреп ала. Директорны "Якты Йолдыз" колхозы рәисе итеп билгелиләр. Шул рәвешле Фалес Әхәтовичның хезмәт биографиясе кискен борылыш ала: 1971 елдан педагог гомерен аграр тармак белән бәйли. Норлат районы Кычытканлы авылы егете ( Чебил очы) тора-бара төпле Зәй, җир кешесенә әйләнә. Биредә эшләү дәверендә ул читтән торып Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлый. Бура-Киртә авылына мәктәп төзетә. Олы юл чатыннан Кадергә кадәр асфальт юл салдыра, күпчелек хуҗалык телефонлаштырыла. Халык көнкүреше, яшәеше аның эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш була. Колхозчылар турында кайгырткан кешелекле, кече күңелле җитәкчеләрнең берсе иде ул, диләр әлеге колхоз кешеләре аның хакында. Фалес Әхәтович - яшь чагында үз вакытында бил алышкан көрәшче шәхес. Колхозда эшне дә ул ярыш формасында оештыра. Таләпчән, оештыру сәләтенә ия, инициативалы, тәвәккәл рәис үр артыннан үр яулый. Район авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгәндә җитәкченең алдан күрүчәнлеге, яңача фикерли алуы, эшне яңа технологияләр кулланып ярыш формасында оештыруы уңай нәтиҗә бирә. Фалес Вәлиев Саратов югары партия мәктәбен тәмамлап кайткач, халык контроленең шәһәр комитеты рәисе булып эшли. Әлеге районкүләм мөһим вазифаны башкарганда кеше буларак асыл сыйфатлары, гаделлеге белән ачыла. Җир кешесе җир кешесе инде. Фалес Әхәтович үзенең чын җир кешесе булуын әлеге җылы урыннан таралып баручы ит җитештерү буенча район хуҗалыгы берләшмәсен җитәкләүгә алынуы белән раслый. Артта калган берләшмәне аякка бастыру, эзгә салу өчен күпме борчулы көннәр, йокысыз төннәр кичергәнен җитәкче үзе генә белгәндер. Фалес Вәлиев җитәкләгән хуҗалык икән, ул алдынгы булырга тиеш. Әнә шундый девиз белән яши һәм моңа ирешә дә ул. Район хуҗалыклары берләшмәсе, соңрак "Зәй" совхозы, "Заман" хуҗалыгы буларак үсә, алга бара, үзенең матур эшләре белән куандыра. Хуҗалыкны җитәкләүгә алынгач, ит җитештерү ике мәртәбә арта, игеннәрнең уңышы гектарыннан 50 центнердан артык тәшкил итә. "Зәй" совхозына кергән авылларга, Сәрәпәле ындыр табагына асфальт түшәлә, юллар салына, газ кертелә, 100гә якын йорт-фатир, кунакханә, эреле-ваклы 60ка якын объект төзелә. Юл газабыннан иза чиккән Поручик белән Сәрәпәле халкы юллы була. Фалес Әхәтович өчен икенче пландагы мәсьәләләр булмады, аның өчен һәркайсы беренче иде. Кыскасы, "Зәй" совхозының социаль йөзе тулысы белән үзгәрә. Иң мөһиме, халык эш белән тәэмин ителә. Акчасызлык заманында да җитәкче үзендә җитештергән продукция белән кешеләрне яшәтеп кала. Эшне оештыру белән җитәкче коллективны да саклап кала. Эшләгән кешене күрә, бәяли белә торган җитәкчеләрдән була ул. Эш шартлары да тудыра, эшнең нәтиҗәсен дә сорый. Дүрт белгеченең ТРның атказанган исемен алуы җитәкченең тырышлыгы нәти-җәсе турында сөйли.

-Бик таләпчән, эш дигәндә каты иде Вәлиев, - ди "Зәй" совхозы профком рәисе булып эшләгән Марсель Хуҗин. - Бүлеп бирелгән чөгендер кишәрлеген гади эш көнендә өлгермәгәч, Сабантуй көнне эшкәрткәнне хәтерлим.

Совхозда рус, татар, чуаш, керәшен халкы дус-тату мөгамәләдә яши, иңгә-иң торып эшли. Җитәкче һәр милләт вәкилен тигез күрә. "Халыклар дуслыгы" ордены юкка бирелмәгәндер җитәкчегә.

Алдан күрүчәнлек күп җитәкчегә хас сыйфат. Фалес Әхәтовичта ул кирәгеннән артык була. Ул төзеткән Поручик мәктәбе - бүгенге көндә энергияне экономияләүче уку йортларының берсе. Мәктәп стенасы кирпеч ярым калынлыкта, тәрәзәләр өч катлы, түбәсе һәм тамбур өстәмә җылытылган, спортзалда юка кием белән шөгыльләнерлек. Аннан Вәлиев табигать җанлы кеше дә була.

Сәрәпәледән Чыбыклы борылышына кадәр посадка утырттыра, Поручик авыл башында алма бакчасы булдыра. Авыл халкы да сортлы алмагачлар белән тәэмин ителә. Поручик мәктәбе Вәлиев исемендәге алма бакчасын тәртиптә, карап тоту максатыннан мәктәп проекты ясап дөрес эшләде: аның исеме, эше халык хәтерендә булырга тиеш. Ә менә җыр-моңга мөкиббән булуы хәттин ашкан: тальян гармунда ул сыздырган "Шахта", "Рамай" көйләре күңелләрне айкый торган була. Тальян гармуны гомере буе озата аны. Телләрен ул бары сукыр остадан ремонтлата. Сукыр гармунчы моңлы була ул, дия торган була. Колхоз булгач, иң алдынгысы, гармун булгач иң моңлысы булырга тиеш дип аңлатма бирә. Иң-иң дигән девиз белән оптимистик рухта яшәүче олпат шәхес була ул. Гаиләҗанлы (Клара апа белән ике ул, бер кыз үстерәләр), туганҗанлы, дуслыкның кадерен белә торганнардан. Ә дуслары кайсы тармакларда гына хезмәт куймый. Академиклар, язучылар, артистлар дисеңме. Фалес Вәлиев кайда гына хезмәт куйса да, эшкә бирелгән, максатына ирешүе, намуслы хезмәте белән сокландыра. Бер-бер артлы мәртәбәле исемнәр алуы - аның эшлекле сыйфатларга ия, үҗәт булуы нәтиҗәсе. Дәүләт эшлеклесе, сәясәтче дә була. Фалес Әхәтович ике чакырылышта Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, аңа кадәр район Советы рәисе була.

Юбилярның милләтпәрвәр булуын әйтми калып булмый. Татар милләте, аның теле, мәдәнияте өчен янып йөрүче, аны үстерүгә ярдәм итүче дә ул. "Зәй офыклары" газетасын ачуда да аның сүзе хәлиткеч роль уйный. "Нур" мәчете төзелешенә дә булыша. Татар милли мәдәниятен үстерүгә өлеш кертүе белән ул Сөббух Рәфыйков премиясенә лаек була. Һәрнәрсәне йөрәге аша үткәргән җитәкче ике мәртәбә йөрәгенә операция ясата. Аннан соң да ал-ялны белми эшли. Зәйне, аның халкын ярата. Һәркайда кеше факторын алга куя. Халык хезмәтемә көч бирә, дия торган була ул. Гаиләсенә үлгәч тә үзен туган авылына түгел, Зәйдә җирләргә дип васыять әйтеп калдыра.

Көчле рухлы шәхес зәйлеләр хәтерендә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: