Зәй офыклары

Иске Зәй мәдәният йортында гаилә бюджеты турында сөйләштеләр

Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында "Гаилә бюджеты" дип аталган эшлекле уен үткәрелде. Аның максаты гаилә бюджетын планлаштыру күнекмәләрен ныгыту, икътисади һәм социаль мөһим карарлар кабул итү өчен фикерләү активлыгын үстерү иде. Гаилә бюджеты мәсьәләсе - чынлап торып уйланганда, уртага салып сөйләшү өчен бик тә кызыклы тема. Ни әйтсәң дә, гаилә...

Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында "Гаилә бюджеты" дип аталган эшлекле уен үткәрелде. Аның максаты гаилә бюджетын планлаштыру күнекмәләрен ныгыту, икътисади һәм социаль мөһим карарлар кабул итү өчен фикерләү активлыгын үстерү иде. Гаилә бюджеты мәсьәләсе - чынлап торып уйланганда, уртага салып сөйләшү өчен бик тә кызыклы тема. Ни әйтсәң дә, гаилә бюджетын уңышлы планлаштыру зур тәҗрибә, акыл сорый. Ул - гаиләнең бергәләп туплаган финанс, матди казнасы.

Уенда 5 гаилә катнашты. Алар гаилә статусы һәм гаилә бюджетын күзаллау, керемнәр һәм чыгымнар буенча таблицалар тутырдылар, шуннан чыгып нәтиҗәләр ясалды.

Гаиләләр өчен бу эш формасы яңа, алар уенда бик теләп катнаштылар. Алар соңынннан үзләренең гаилә бюджетын яңадан карап чыгарга карар иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: