Зәй офыклары

Иске Зәйдә “Кыш бабай остаханәсе” эшләде

Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында "Кыш бабай остаханәсе" дип аталган темага Ял көне клубы эшләде. Аңа 1нче мәктәп укучылары һәм "Каенкай" бакчасы балалары чакырылды. Бу чараның максаты балаларны кул астындагы материаллардан чыршы уенчыклары ясарга өйрәтү, сынлы сәнгать өлкәсендә сәләтләрне ачу, коллективизм хисе тәрбияләү иде. Балалар әти-әниләре белән бик теләп чыршыга...

Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында "Кыш бабай остаханәсе" дип аталган темага Ял көне клубы эшләде. Аңа 1нче мәктәп укучылары һәм "Каенкай" бакчасы балалары чакырылды. Бу чараның максаты балаларны кул астындагы материаллардан чыршы уенчыклары ясарга өйрәтү, сынлы сәнгать өлкәсендә сәләтләрне ачу, коллективизм хисе тәрбияләү иде. Балалар әти-әниләре белән бик теләп чыршыга эләр өчен уенчыклар ясадылар. Барлыгы 40 уенчык әзерләнде. Алар мәйданга куелган чыршыга эленде.

26 декабрьдә кичке сәгать 6да Иске Зәй бистәсендә Чыршы бәйрәмен ачу тантанасы үтәчәк. Бистә халкын, кунакларны бәйрәмгә чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: