Зәй офыклары

Искетәкмәклеләр бүген сөенгән

Бер көнне редакциягә Ринат Фәрдиев исемендәге Иске Тәкмәк мәктәбе директоры Арслан Гыйлаев килеп керде, аның шатлыгының чиге юк, укучылардан битәр, ул сөенә. - Ныклы дуслар еллар аша сынала, диләр иде, хак икән, Ринат Шәеховичның дусты "Челтәр компаниясе" - "Казан электр челтәрләре " ААҖ директоры Рафаэль Закиров бишәр пар чаңгы, медицина...

Бер көнне редакциягә Ринат Фәрдиев исемендәге Иске Тәкмәк мәктәбе директоры Арслан Гыйлаев килеп керде, аның шатлыгының чиге юк, укучылардан битәр, ул сөенә.

- Ныклы дуслар еллар аша сынала, диләр иде, хак икән, Ринат Шәеховичның дусты "Челтәр компаниясе" - "Казан электр челтәрләре " ААҖ директоры Рафаэль Закиров бишәр пар чаңгы, медицина ярдәме күрсәтү сумкасы, 20 данә "Куркынычсыз электр" китабы бүләк итте. Китап исә үстерелешле уеннардан гыйбарәт, мавыктыргыч, иң мөһиме кирәкле, - дип тезеп китте.

Рафаэль Закиров мәктәпне игътибарда, күз уңында тота, даими ярдәм итеп тора. Моннан ике ел элек игелекле җитәкче мәктәп остаханәсен эш кораллары белән тәэмин иткән иде. Узган ел исә башлангыч сыйныф укучыларын чаңгылы итте, тормыш иминлеге нигезләре дәресләре өчен противогазлар бирде.

Шунысы игътибарга лаек, укучыларның чаңгы спортына игътибары артты. Бүләк иткән башка кирәк-яраклар да аз комплектлы мәктәп өчен бик кирәкле. Изгелеккә җан корбан. Укучылар, мәктәп коллективы Рафаэль Закиров, "Челтәрләр компаниясе" генераль директоры Илшат Фәрдиевнең һәрдаим булышып торуы, мәктәпне ныклы контрольдә тотуы өчен чиксез рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: