Зәй офыклары

Искезәйлеләр хыялы

Парк-скверлар үзенә күрә бер оазисны хәтерләтә. Уңайлы, матур урында тынгысыз эш атнасыннан соң, балалар, дуслар белән рәхәтләнеп ял итәргә була. Зур шәһәрләрдә парклар - ял комплексының аерылгысыз өлеше. Бу уңайдан кечерәк шәһәрләр алардан күпкә калыша. Моннан 10-15 еллар элек зәйлеләр дә сазлыклы Карамалы елгасы буенда бүгенгедәй матур ял урыны -...

Парк-скверлар үзенә күрә бер оазисны хәтерләтә. Уңайлы, матур урында тынгысыз эш атнасыннан соң, балалар, дуслар белән рәхәтләнеп ял итәргә була. Зур шәһәрләрдә парклар - ял комплексының аерылгысыз өлеше. Бу уңайдан кечерәк шәһәрләр алардан күпкә калыша. Моннан 10-15 еллар элек зәйлеләр дә сазлыклы Карамалы елгасы буенда бүгенгедәй матур ял урыны - Фәрдиев исемендәге парк үсеп чыгар дип күз алдына да китермәгәндер. Яңа шәһәр белән үзәк өлешне тоташтыручы парк - бүген балаларның да, өлкәннәрнең дә яратып ял итә торган урыны.

2015 ел Татарстанда Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Быел әлеге паркның икенче чиратын да төзеп бетереп, аны сентябрь аенда тапшыру планлаштырыла. Ул, зәйлеләрне генә түгел, трасса аша үтеп йөрүчеләрне дә сокландырырлык булыр. Бәлки, истәлекле елда районда тагын мемориаль яки башка төрле парк та барлыкка килер. Бу уңайдан без Иске Зәй бистәсе укучыларының фикерләре белән кызыксындык. Алар бистәдә парк булдыру турында хыяллана икән. Хылларындагы паркны алар рәсемнәрдә чагылдырган. Балалар район мәдәният йорты янәшәсендәге мәйданны һәм Мәктәп тавын парк өчен иң кулай урыннар итеп күрә. Аларның фантазияләренең чиге юк: матур фонтанлы, экзотик үсемлекләр үсүче, архитектура корылмалары булган ял урыны күзаллана. Әлегә бу хыялда гына, ләкин чынга ашмаслык түгел. Махсус ял урыны булса, бистә тагын да ямьләнер, искезәйлеләр анда рәхәтләнеп ял итәр иде.

Ираида Жигалина, музейның фәнни хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: