Җәмгыять һәм кеше

Искезәйлеләр кышны озатты

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Зәй бистәсенең спорт мәйданчыгында традицион "Кыш озату" бәйрәмен үткәрде. Шамакайлар булып, төрле костюмнардан киенгән хезмәткәрләргә тамашага халыкны җәлеп итүе авыр булмады. Һаман үз хакимлеген бирергә теләмәгән кыш Язга үз шартларын куйды. Язның тизрәк җитүен теләгән халык теләктәшлек итеп, уеннарга кушылып киткәнен сизми дә калды. Петрушка...

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Зәй бистәсенең спорт мәйданчыгында традицион "Кыш озату" бәйрәмен үткәрде.

Шамакайлар булып, төрле костюмнардан киенгән хезмәткәрләргә тамашага халыкны җәлеп итүе авыр булмады. Һаман үз хакимлеген бирергә теләмәгән кыш Язга үз шартларын куйды. Язның тизрәк җитүен теләгән халык теләктәшлек итеп, уеннарга кушылып киткәнен сизми дә калды. Петрушка спорт уеннары, эстафета оештырды, Шамакайлар аркан тартыштырып, командаларның көчен сынады. Нинди генә уеннар уйналмады да бәйгеләр оештырылмады бәйрәмдә?! Кыш та һәммәсеннән риза булып, Язга урынын бирде. Бик күп такмаклар яңгырады ул көнне. Катнашучылар, җиңүчеләр, әлбәттә, бүләксез калмады. Тамашаның финалы карачкы яндыру иде. Көне буе сәхнәдән "Җиләк" ансамбле чыгышлары, "Юнити" студиясе биюләре өзелмәде. Һәркем күргәннәрдән канәгать калып, яхшы кәеф белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Искезәйлеләр кышны озатты
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Җәмгыять һәм кеше