Зәй офыклары

“IT-чемпион” бәйгесе старт алды

Бүген республикада мәктәп укучылары арасында "IT-чемпион" III бәйгесе старт ала. Әлеге конкурс барган ике ел эчендә 450 меңнән артык татарстанлы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетларын булдырган. Зәйлеләр арасында да әлеге электрон хезмәтләрдән файдаланучылар саны соңгы ике елда бермә-бер артты. Монда укучыларның әлеге конкурс нигезендә нәтиҗәле эшләү өлеше бик...

Бүген республикада мәктәп укучылары арасында "IT-чемпион" III бәйгесе старт ала. Әлеге конкурс барган ике ел эчендә 450 меңнән артык татарстанлы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетларын булдырган. Зәйлеләр арасында да әлеге электрон хезмәтләрдән файдаланучылар саны соңгы ике елда бермә-бер артты. Монда укучыларның әлеге конкурс нигезендә нәтиҗәле эшләү өлеше бик зур. Билгеле булганча районда "Иң актив укучы" номинациясендә беренче урынны Түбән Биш мәктәбе укучысы Александр Чернов алган иде. Ул 1532 балл җыюга иреште. Бу бәйгедә 7 нче мәктәптән абыйлы-сеңелле Столяровлар да актив катнашты. "IT-чемпион" III этабында да алар сынатырга исәпләми, башка яшьтәшләрен дә үз артларыннан өндиләр. Быел "Иң актив укучы" номинациясенең беренче этабы 18 марттан 31 июльгәчә, икенче этабы исә 1 августтан 30 ноябрьгәчә уздырыла. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәрбер муниципаль районда өчәр укучы планшетлы компьюетер белән бүләкләнәчәк. "Иң актив мәктәп" номинациясе 18 марттан 30 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Аның буенча нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак. Татарстанның һәр муниципаль берәмлегендәге 1 мәктәп җиңүче дип табылачак. Җиңүче дип табылган мәктәп интерактив комплект белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: