Зәй офыклары

Җитешсезлекләргә юлыкканда

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республикада экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, халыкның экологик культура дәрәҗәсен күтәрү ниятеннән эштә төрле формалар куллана. Табигатьне пычратучы җитештерү калдыкларын теләсә кая түккән, тиешле лицензиясез җир асты байлыкларыннан файдаланган, санкцияләнмәгән чүплекләр ясаган, җирне бозган, сакланыла торган сулык буйларында хуҗалык итү реҗимын бозган, сулыкларга керү...

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республикада экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, халыкның экологик культура дәрәҗәсен күтәрү ниятеннән эштә төрле формалар куллана. Табигатьне пычратучы җитештерү калдыкларын теләсә кая түккән, тиешле лицензиясез җир асты байлыкларыннан файдаланган, санкцияләнмәгән чүплекләр ясаган, җирне бозган, сакланыла торган сулык буйларында хуҗалык итү реҗимын бозган, сулыкларга керү реҗимын үтәмәгән, бу юнәлештәге законнарны санга сукмаган өчен административ җаваплылык карала. Республика территориясен әлеге юнәлештә эшләүче билгеле бер сандагы белгечләр генә күзәтеп бетерә алмый һәм шунлыктан халыкның әлеге мәсьәләләрдә битараф булмавы кирәк. Халыкны кызыксындыру ниятеннән, югарыда саналган җитешсезлекләргә юлыкканда, тиешле урынга вакытында хәбәр җиткергән өчен билгеле суммада акча түләү (бер мең сум) кертелгән иде. Яңа елдан бу сумма үзгәрде, закон бозуларны бетерүдә ярдәм итүче затларга ул 1500 сум итеп куелды.

Бу акча республика бюджетыннан билгеле программа кысаларында бирелә. Закон бозулар турында фотосурәтләр, видеоязмалар белән ныгытылган хәбәрне eco.signal@tatar.ru электрон почтасына, министрлыкның интернет-кабул итүенә җибәрергә кирәк. Тулырак белешмәне 8555-45-66-56 телефоны аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: