Зәй офыклары

Кап сугу табышлы һөнәр булган

Зәй районы Түбән Биш авылында электән палас, келәм сукканнар, итек басканнар, бау ишкәннәр. Биредә һәр пәнҗешәмбедә базар эшләгән, күрше-тирә авыллар йөргән. Күптән түгел узган мәдәният хезмәткәрләре семинар-киңәшмәсендә Түбәнбишлеләр әлеге базарны оста итеп күрсәтә алды. Әлеге күренешкә "Бишкәй" керәшен ансамбле чыгышы үзенчәлек өстәде. Менә шуннан китте биюләр. Әйтерсең һәркайсыбыз шул сәүдә...

Зәй районы Түбән Биш авылында электән палас, келәм сукканнар, итек басканнар, бау ишкәннәр. Биредә һәр пәнҗешәмбедә базар эшләгән, күрше-тирә авыллар йөргән. Күптән түгел узган мәдәният хезмәткәрләре семинар-киңәшмәсендә Түбәнбишлеләр әлеге базарны оста итеп күрсәтә алды. Әлеге күренешкә "Бишкәй" керәшен ансамбле чыгышы үзенчәлек өстәде. Менә шуннан китте биюләр. Әйтерсең һәркайсыбыз шул сәүдә рәтләрендә, күңелдәге хисләрне әйтерлек түгел. Мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, авыл апа-агайлары катнашында узган әлеге күренеш кунакларда да җылы хисләр калдырды. Түбән Биштә кап сугу үзгә һөнәр булган, бүгенге көнгә кадәр кап сугу станогы да сакланган. Аны бу көнне нәкъ менә кап сугучылар сәхнәләштереп күрсәтте.

Пусташитта махсус мунчала буасы булган, юкәлек (мунчала) әзер булгач, аларны ат белән тарттырып чыгарганннар. Мунчаланы станокларда кило ярым итеп кап итеп сугып, төргәкләп куйганнар. Элек каплар байлар заказы белән эшләнгән (аның берсе 25 тиен булган, заманасы өчен ярыйсы акча), алар ташкүмер тутыру, буа буарга кирәк булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: