Зәй офыклары

КАРА ИПИ АШАП ҮСТЕК БЕЗ...

Җыелдылар чордашларым бүген, Сагынып кайтып алар яшьлеген. Олыгайсак та, вакыт үтеп, Йөрәк әле безнең яшь бүген. Очрашулар, очрашулар... Аларның ниндие генә юк?! Күптән түгел Имәнлебаш мәдәният йортында узган моңсу, сагышлы, шул ук вакытта хатирәләргә бай күңелле кичә барлык төр очрашуларның да солтаны булды дисәм, ялгышмам. 1950-1953 елларда туып-үскән, балачак, яшьлек...

Җыелдылар чордашларым бүген,

Сагынып кайтып алар яшьлеген.

Олыгайсак та, вакыт үтеп,

Йөрәк әле безнең яшь бүген.

Очрашулар, очрашулар... Аларның ниндие генә юк?!

Күптән түгел Имәнлебаш мәдәният йортында узган моңсу, сагышлы, шул ук вакытта хатирәләргә бай күңелле кичә барлык төр очрашуларның да солтаны булды дисәм, ялгышмам.

1950-1953 елларда туып-үскән, балачак, яшьлек чорлары Имәнлебашта узган чордашлар-кордашлар җыелды бу көнне клубка. Кайчан гына әле кырга арыш урырга барганда әнкәләре кабык арбаларга салып тарткан сабыйлар канатларын җилпеп очкан кыр казлары кеби чит җирләргә таралышкан. Судай агып гомерләр дә узган, чәчләр дә кылган төсенә кергән, тешләр дә сирәгәйгән... Гомер алга барган саен үткәннәргә ешрак борылып карыйсың икән лә ул. Ә ерак калган балачакка кайтып чордашлар белән очрашу, күрешү, сөйләшү гомерләрне озайта, йөрәккә көч өсти. Кайтыйк әле балачакка, күрешикче тагын бер.

Тормыш сукмагыннан барырга яшьли үк өйрәнгән 22 чордаш - авылдаш, бер түбә астына тупланып, яшьлек хатирәләрен яңартты. Маңгайлардагы гомер буразналары тирәнәйсә дә, хәтер янчыклары бераз саекса да, 30-40 ел буе күрешмәгән авылдашларым, күз карашларыннан сиземләп, бер-берсен таныдылар. Очрашу шатлыгыннан күзләр яшьләнде, күңел алгысады...

Авылдашларым гомер бакый бердәм, ярдәмчел, эшчән, тырыш булдылар. Яшьли тома ятим калган Рәфия чарасызлыктан гаҗизләнеп ачы хәсрәт кичергән мизгелләрен яшь аралаш хәтерендә яңартты.Төн уртасында чокыр-чакырлы урман юлында калып, ничек изалануларын исенә төшерде ул:

- Кәрим абый кылган игелекне гомер буе онытасым юк. Үзенә никадәр кыен булмасын, ихатабызга нәкъ менә аның үҗәтлеге бәрабәренә генә кайтып аудык. Мең рәхмәт без ятимнәрне ташламаган авылдашларыма, - диде.

Җор телле Әнисә дә, оялчан Имаметдин дә, сагышлы Заһит та хатирәләре белән уртаклаштылар, киңәш-табыш иттеләр. Шаярулар, үткәндәге кызык хәлләр хакында бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләделәр чордашларым. Искә алулар төрле уеннар, бәйгеләр белән үрелеп барды. Кыскасы, "Чордашларым-кордашларым - 2015" очрашу кичәсендә бәйрәм рухы хакимлек итте.

Ни кызганыч, гомер гел аллы-гөлле бизәкләрдән генә тормый шул. Шул елларда туган 13 чордашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. Имәнлебаш башлангыч мәктәбендә безгә белем биргән, хәзер инде бакыйга күчкән мөгаллим-мөгаллимәләрне дә искә алдык бу көнне. Урыннары җәннәттә булсын!

Элек-электән кече авыллар рәтендә йөрде Имәнлебаш. Шулай да мәктәбе, китапханәсе, клубы, медпункты эшләп торды. Бер сүз белән әйткәндә, авылым халкы эшле дә, ашлы да булды. Соңгы елларда исә, күз ачып йомганчы, ферма да, гараж да бетте, ниһаять, мәктәп тә ябылды. Нигез кадере - киленнәрдә, диләр. Әйе, авыл яшәсен өчен өметле нигез, булдыклы яшьләр, нигез кадерен белүче өлкәннәр кирәк. Нигезне таркату җиңел, тик кабат "җан өрү" генә һәркем көченнән килми. Авылыбызда туып-үскән, шунда ук кияүгә чыгып төпләнгән нигез саклаучы Рәйсә, Минненур, Гөлсинә кебек уңганнар пешергән бәлешләр табын бизәге булды. Шулай нигез саклаучы егермеләп килен бар, иншалла, авылыбызда. Кендекләре белән җиргә береккән шундый авылдашлар булганда авылым бетмәс, яшәр, шәт.

Әнә бит авылдан китеп, үз ояларын читтә корганнар да шушы буын кешеләрен төп нигездән биздермәү, аралашып, хәл белешеп торуның җаен таптылар. Аз гына вакыт аралыгында Татарстан буйлап сибелгән, тармакланып-чәчелеп беткән чордашларны бергә җыя алдылар. Сүзем шушы очрашуны оештырган, аның бердәнбер иганәчесе булган Гөлнур белән Ринат Хановлар хакында. Нәкъ менә алар, кем әйтмешли, энәсеннән җебенә кадәр барысын да уйлап, сый-нигъмәттән сыгылып торган мул табын кордылар. Нәкъ менә алар һәрдаим авылдашларының хәлен белешә, авылны бетермәү, аны саклап калу өчен җан ата. Үз мәшәкатьләре дә хәттин ашкан, югыйсә.

Хановларның Тукай районында урнашкан фермер хуҗалыгы быел 11 айда тереләй авырлыкта 3380 центнер кош ите җитештерде. Әлеге хуҗалык май аеннан төрле нәселле каз, үрдәк бәбкәләре сата башлый. Бер үк вакытта биналар төзү дә җайга салынган, кош-корт асрау өчен барлык уңайлыклары булган корылмалар төзелгән. Эшләүчеләр өчен тулай торак Тукай районы җирлегендә үрнәк булып тора. Бүген биредә 85-90 мең кош үстерәләр, тагын 70 мең кайтырга тора.

Эше барның ашы да бар, хөрмәте дә бар. Ринат Ханов Россия фермерлар хуҗалыгы ассоциациясенең "Мактаулы фермеры" билгесенә ия, узган ел исә "Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеменә лаек булды.

Менә шундый алар Хановлар. Авылым әле Ленарлы, Мөсәвирле, Зөлфирәле, Әдипле, Илгизле вә Әлхәтле дә. Имәнлебаш әнә шундый авылдашлары белән горур.

Ә бу рәхимле очрашуда беркем дә оялып, читенсенеп тормады. Араларында атказанган табибә, укытучы,төзүче-инженер, энергетик, журналист һ.б. булса да, һәркайсы үзен сабыйларча самими хис итте. Гомер җырламаган Фәйзелхакның да тавышы матур икән, ләбаса, Васыйлыбыз менә дигән мәгънәле шигырьләр яза, Сәлимә, Әлфизәләребез өздереп җырлыйлар.

Быргы кычкыртып, барабан кагып, галстуклар тагып кергән пионер отряды сәхнәгә үк узды. Башларына яулык ябып, алъяпкычлар бәйләгән ир-атлар табын янына каз, чәкчәк күтәреп килде. Әнә шулай бер-берсенә үрелеп барды тантана. Укытучыбыз Мәдинә апа да бәйрәмнең бер бизәге булды. Аның яшьләрчә очып-очып биюе, гармунда үзе уйнап җырлавы һәркемне әсир итте.

Очрашуның бер мизгелдә үрелеп узуында алып баручылар - мәдәният йорты директоры Энҗе белән сәнгать җитәкчесе Илгиз Әхмәтҗановларның роле зур булды. Алар бәйрәм төсмерен шундый калыпка сала белделәр, авылдашларын бер-берсенә якынайтуда дөрес юнәлеш сайлый алдылар. Рәхмәт үзләренә!

Ашлык исе иснәп үстек без,

Кабык арбаларда тирбәлеп.

Кырда арыш урган әнкәйләрнең

Җилкәсеннән аккан тир бәреп.

Кара ипи ашап үстек без,

Ул чагында булган тигезлек.

Сабыйларның авызында булган

Кара ипи чәйнәп әнкәй салган

Ак чүпрәккә төргән имезлек.

Әйе, без - шундый чор балалары. Әйе, без - тумышыбыз белән дә, уйларыбыз белән дә авыл кешеләре. Авыл безне үстергән, кеше иткән, инде хәзер без үзебез авылны яшәтергә тиеш. "Чордашларым-кордашларым" очрашуында катнашучылар эстафета таягын 54нче елгыларга тапшырдылар. 3 гыйнварда 80нче еллар дискәтүгендә очрашырга сүз куешып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: