Зәй офыклары

Кара җирдән тапкан ак бәхет

Гомерләрен изге эшкә - җир белән эшләүгә, икмәк үстерүгә бәйләгән кешеләр соклану хисе уята. Үз көче белән комбайнчыдан алып, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына кадәр күтәрелгән Атлас Галиәхмәтов - шундыйлардан. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Россия агросәнәгать комплексы почетлы гражданины исемнәренә, "Россиядә шикәр чөгендере - шикәр җитештерүгә 200 ел" медале,...

Гомерләрен изге эшкә - җир белән эшләүгә, икмәк үстерүгә бәйләгән кешеләр соклану хисе уята. Үз көче белән комбайнчыдан алып, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына кадәр күтәрелгән Атлас Галиәхмәтов - шундыйлардан.

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Россия агросәнәгать комплексы почетлы гражданины исемнәренә, "Россиядә шикәр чөгендере - шикәр җитештерүгә 200 ел" медале, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау кәгазьләренә ия зат ул. Бу көннәрдә Атлас Нургата улы Галиәхмәтов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Куйбышев өлкәсе Камышлы авылында дөньяга килгән ул. Аның әти-әнисе Мөршидә белән Нургата Мурманск өлкәсе тимер юл төзелешендә эшләгәндә очрашып гаилә коралар. Аларга чит-ят җирләрдә төпләнеп калырга насыйп булмый. Нургата бәхетсезлеккә юлыга: рельс төшеп ике кулы да өзелә. Яшь гаилә Нургатаның туган авылы Камышлыга кайта. Сугыш еллары... Гаилә башлыгын биредә колач җәеп каршы алалар: башта Нургата бригадир, аннан хуҗалык рәисе була. Гаиләдә биш бала үсә. Нургата хуҗалыгында печән дә чаба, утын да яра. Әкренләп уллары кул арасына керә. Өлкән улы Әхтәм комбайнда эшли, Атлас 13-14 яшеннән аның ярдәмчесе була. Беренче хезмәт хакы - 30 сум акча алганын ул бүген дә яхшы хәтерли. Егет аны әнисенә кайтарып бирә. Мәктәпне тәмамлагач, Куйбышев авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Абыйсы Әгъдәс биредә механизация факультетында белем ала. Әтиләре уллары өчен сөенә, кеше булыгыз, беркайчан йөземә кызыллык китермәгез, ди. Ата сүзе - закон. Атлас институтта укып, галим-агроном белгечлеге ала. Яшь белгеч хезмәт юлын туган өлкәсе Кияүле районының "Мир" колхозында агроном-мелиоратор буларак башлый. Бер елдан ул Татарстан якларына килеп чыга. Түбән Кама районының "Ленин юлы" совхозында баш агроном, 1980-89 елларда Зәй районы "Заветы Ильича" совхозында азык җитештерү цехы башлыгы булып эшли. Әлеге совхозның районда алдынгылар рәтендә барган еллары. Совхоз бу елларда 800 баш савым сыер, 2300 баш дуңгыз, 750 баш сарык асрый. Хуҗалыкта туфракның уңдырышлыгын арттыру һәм азык культураларын үстерүдә яңа технологияләр кертелә, шуның нәтиҗәсе буларак, бар шартлы терлек башына елына уртача 40-43 центнер азык берәмлеге сарыф ителә (аңа кадәр бу күрсәткеч 35-40 центнер була). Силос өчен чәчелгән культуралар, берьеллык һәм күпьеллык үләннәр, тамыразыкларның уңышы арта. Сугару җирләренең һәр гектарына уртача 750-1700 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертелә. Атлас Галиәхмәтовның тырыш хезмәтен җитәкчелек күреп ала һәм аны "Алга" колхозы рәисе итеп билгели. Әлеге хуҗалыкны ул 8 ел җитәкли. Колхоз районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны интенсив технология нигезендә игә башлый, шикәр чөгендерен җитештерүдә француз технологиясен кертә, кукурузны бөртеккә үстерә башлауда тәүге адымнарын ясый. Колхоз югары культуралы җир эшкәртү, районда чәчүлек орлык җитештерүче булып исәпләнә. Гомумән, "Алга" колхозы Атлас Нургатаевич җитәкләгән чорда районда иң күп икмәк (гомуми күләмнең 16 проценты), иң күп чөгендер (18800) тапшыручы хуҗалыкларның берсе була. Колхоз ел саен чөгендердән гектарыннан 250-400 центнер уңыш ала. Ә чөгендер мәйданы 600 гектардан да ким булмый. "Алга" колхозы җирлегендә чөгендер буенча Россия семинары узу да күп нәрсә турында сөйли. Семинарда катнашкан Россия авыл хуҗалыгы Министры Николай Кулик һәм Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев зур өметләр баглый алгалыларга. Өмет аклана: колхоз 18800 тонна чөгендер җыеп ала. Иген үстерүдә технологияне, куелган таләпләрне төгәл үтәгәндә генә уңышка ирешеп була, ди Атлас Галиәхмәтов. Моңа аңа үз эшен белүе, тупланган тәҗрибәгә таянуы, даими белемен күтәрүе, яңалыкка омтылуы ярдәм итә. Рәис хезмәтен җирнең уңдырышлылыгын арттыруга, игенчелектә, чөгендер үстерүдә яңа технологияләр кертүгә, минераль ашламаларны рациональ файдалануга, азык культураларыннан югары уңыш алуга юнәлтә.

Атлас Нургатаевич эшкә карусыз, тыныч холыклы кеше. Аны Бигеш ягы халкы бик тиз үз итә. Аның кулы астында эшләгән Раиф Вәлиев белән әле дә киңәш-табыш итешә. Бергә иңгә-иң куеп эшләгән Мөнир Кәлимуллин, Хиннур Вәлиев, Ринат Солтанов, Фаяз Гыйләҗев, Бану Имамова, Вәлия Ризванова, Мөнҗия Вәлиева, Нәсимә Вәлиевалар турында җылы, якын кеше итеп сөйли Атлас Нургатаевич хәзер дә. Бу аңлашыла, колхозның әнә шундый тырыш кешеләре белән эш, хуҗалык алга бара да. Биредә эшләгән елларда рәис колхозга кергән авылларның социаль, көнкүреш объектларын төзүгә һ.б.ларга зур игътибар бирә. Бигеш, Карман, Кәрәкәс, Югары һәм Түбән Лоҗы авылларына газ кертелә. Әлеге авыллар эченә күтәртелгән юл салына. Һәр авылда мәчетләр калка. Алгалылар элекке рәисләрен сагынып искә ала, йомышы төшеп ул якларга барып чыкса, безнең Атлас килгән, дип җылы каршы ала.

Атлас Галиәхмәтов Зәй төбәгенә хезмәт итүен дәвам итә. 1997 елдан бүгенге көнгә кадәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкли. Һәм ул район масштабындагы җитәкче булып эшләгәндә бөтен тулылыгы белән ачыла. Идарә башлыгы район хуҗалыкларының финанс-икътисадый хәлен яхшыртуны, кадрлар туплауны өстенлекле юнәлеш итә. Күп кенә хуҗалыклар яңа техника сатып алды, "Сельхозтехника" каршында урып-җыю комбайннары отрядлары оештырылды, зур егәрлекле тракторлар һәм күпләп минераль ашлама сатып алынды.

- Идарә белән җитәкчелек иткәндә Ринат Фәрдиев кулы астында эшләвем белән бәхетле мин, авырлыклар бергә җиңелде, күп кенә уңышларга ирешелде, - ди ул.

Бездә республикада беренчеләрдән булып агрофирмалар оеша. Шул рәвешле районда заманча терлекчелек комплекслары төзелә. 2008 елда районда рекордлы уңыш җыеп алына. Быел да уңыш мул булды: район 121 мең тонна икмәк җыеп алды. Уңыш гектарыннан уртача 36 центнер тәшкил итте. Район республикада беренчеләрдән булып гаилә фермаларын булдыруга алынды. Бүген 19 гаилә фермасы исәпләнә, алар уңышлы гына эшләп китте. Бу эшләрнең барысында да Атлас Нургатаевичның өлеше зур.

Юбиляр районда авыл хуҗалыгын тагын да үстерү өчен көчен дә, белемен дә кызганмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: