Зәй офыклары

Кармакка капмагыз

Язга керүгә, көн озынлыгы сизелеп арта. Кояш та яктылыгын, җылысын мулрак бирә. Урамнарда кеше хәрәкәте арта, шәһәрдә хәтта чегәннәр дә күренә башлады. Менә шушы күчмә халык төркемен күргәч, үзем белән булган бер вакыйга искә төште. Яшь бала белән өйдә утырган вакытым. Төшке ашка кайткан иремне эшкә озаткач, баланы йоклаттым да...

Язга керүгә, көн озынлыгы сизелеп арта. Кояш та яктылыгын, җылысын мулрак бирә. Урамнарда кеше хәрәкәте арта, шәһәрдә хәтта чегәннәр дә күренә башлады. Менә шушы күчмә халык төркемен күргәч, үзем белән булган бер вакыйга искә төште.

Яшь бала белән өйдә утырган вакытым. Төшке ашка кайткан иремне эшкә озаткач, баланы йоклаттым да табын җыярга керештем. Озак та үтмәде - ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. Ирем нәрсә булса да оныткандыр инде дип ачып җибәрсәм, ишек төбендә чегән хатыны басып тора. Тиз генә ябып куймакчы идем, ул аягын ишек белән борыс арасына куеп өлгерде. Ишекне дә яба алмыйм, аны бүлмәгә дә үткәрәсем килми. Мин сүз ката өлгергәнче, синдә бозым бар, тиздән бик каты чирлисең, ирең чит хатын янында йөри, дип тезеп китте. Янәсе, миңа иремнең йөргән кешесе бозым ясаган. Ишек төбендә чегән хатыны белән мин сиңа ышанмыйм, алдыйсың дип сүз көрәштереп торып булмый бит инде, тиз генә бала йоклаган бүлмә ишеген яптым да аны аш бүлмәсенә уздырдым. Сулы стакан белән чи йомырка сорап алды. Мине «терелтә» башлады. Башта йомырканы аркадан тәгәрәтте, аннан күкрәктән. Үзе бертуктаусыз нидер сөйләнә. Бераздан тастымал сорап алды. Йомырканы тастымалга төрде дә ват, ди. Ваттым. Ул тастымалны ачып җибәрде, ә анда - ватык йомырка сарысы үзәгендә - чәч йомарламы. Менә синең чирең чәч булып чыкты, мин сине терелттем, моның өчен түләргә кирәк, ди. Аның шулай күз бууына үзем дә ышана яздым. Башта табынга утыртып ашаттым. "Кунагыма" якты чырай күрсәткәч, өйдә башка кеше юклыгын да сизеп алгач, ул тагын да батыраеп китте, миннән акча сорый башлады. Акчам каян булсын, бала белән өйдә утырам бит дигәч, әйбер белән түлә, диде. Мин өлгергәнче, шкафларны ачып карый ук башлады. Тиз генә чыгып китмәсен аңлагач, телефонга ябыштым, ләкин иремә шалтыратырга өлгергәнче, төймәне басып куйды. Күршеләргә чыгып йөгерер идем, бүлмәдә бала йоклый, аны калдырырга куркам. Мин куам, ул һаман үзенекен тәкърарлый: түләмәсәң, үзеңә начар була, тагын да ныграк чирләячәксең, дип куркыта. Мин ыгы-зыгы килгән арада, ул инде 1 пачка чәемне, ваннадан бала төрә торган зур сөлгемне алырга өлгергән иде. Тагын нәрсәләрне алыр иде, бәхетемә, ишектә күрше апа күренде. Мин аны кочаклап алып, елап җибәрдем. Ул эшнең нидә икәнен аңлап алып, чегән хатынын хәзер милиция чакыртам дип, сүгә-сүгә чыгарып җибәрде. Кая таба китәр икән бу дип тәрәзәдән карап торабыз. Ул арада алар 3-4кә җыелды. Һәркайсы кемнән нәрсә алуы белән уртаклаша, күрәсең, бер-берсенең сумкаларын карыйлар. Ул көнне чегәннәрнең шактый кешене алдап, кемнеңдер алтыннарына кадәр салдырып чыгып китүен икенче көнне ишеттем.

Менә шул вакыйгадан соң мин чегәннәр янына якын да бармыйм, күрсәм, ерактан урап узу җаен карыйм. Җәмәгать, сез дә алардан сак булыгыз! Аларның матур сөйләвенә ышанып, авызыгызны ачып торсагыз, күп әйберләрегездән коры калуыгыз ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: