Салым хезмәте салым түләүче физик затларның "Шәхси кабинет" интернет-сервисында яңалыклар булуы турында искәртә. 1 июльдән 347нче федераль закон үз көченә керде. Аның нигезендә "Салым түләүченең шәхси кабинеты" дигән төшенчә ныгытылды. Салым түләүче физик затлар өчен 1 июльдән култамга белән ныгытылган, салым органына җибәрелгән электрон формадагы документлар, кәгазьдә җибәрелгән документларга тиңләштерелә....
Салым хезмәте салым түләүче физик затларның "Шәхси кабинет" интернет-сервисында яңалыклар булуы турында искәртә.
1 июльдән 347нче федераль закон үз көченә керде. Аның нигезендә "Салым түләүченең шәхси кабинеты" дигән төшенчә ныгытылды. Салым түләүче физик затлар өчен 1 июльдән култамга белән ныгытылган, салым органына җибәрелгән электрон формадагы документлар, кәгазьдә җибәрелгән документларга тиңләштерелә.
Ә квалификацияләнмәгән култамга физик затларга салым хезмәтенең аныклау үзәге тарафыннан бушлай ясатыла һәм ул салым органнары белән эшләү максатында гына кулланыла. Култамганы алу өчен "Шәхси кабинет" турыдан-туры үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу яңалык кертелү салым түләүче физик затның 3-НДФЛ формасы буенча керемнәрен декларацияләүдә эшне күпкә җиңеләйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа