Зәй офыклары

Кайчандыр биредә тормыш гөрләгән

Липатовка, Кече Баграж, Винокуровка, Степановка, Натальевка, Екатериновка, Басар, урман кордоннары... Болар - кайчандыр гөрләп яшәп, бүген район картасыннан юкка чыккан авыллар. Бу авыллар турында яшьләр инде белми дә, өлкән буын гына сагынып гомер итә. Ул авыллар урынында кайчандыр кеше яшәгәнне кыргыйланган алмагачлар, ятимләнеп калган җимеш куаклары гына искәртә. Күзләремне йомып,...

Липатовка, Кече Баграж, Винокуровка, Степановка, Натальевка, Екатериновка, Басар, урман кордоннары... Болар - кайчандыр гөрләп яшәп, бүген район картасыннан юкка чыккан авыллар. Бу авыллар турында яшьләр инде белми дә, өлкән буын гына сагынып гомер итә. Ул авыллар урынында кайчандыр кеше яшәгәнне кыргыйланган алмагачлар, ятимләнеп калган җимеш куаклары гына искәртә.

Күзләремне йомып, музей тәрәзә төбендә сайраган кошны тыңлыйм, ә ул мине, ирексездән, балачагыма алып кайта. Борынга бөтнек, тагын ниндидер үлән исләре килеп бәрелгәндәй була, кортлар оча, кулга черки килеп кунгандай тоела. Менә кич җитә, әбиемнең зур өстәле уртасында бу атып самавыр утыра, аның белән янәшә керосин лампасы тора. Без - балалар кулында - яңа пешкән ипинең кибән башы. Аңа яңа гына аертылган сөт өсте, гәрәбәдәй сары бал ягыланган. Өстәл тирәли тезелешеп, әбинең чәй ясаганын көтәбез. Бу - без шәһәр балалары җәйне үткәрә торган Зәй һәм Сарман районнары чигендәге әкияти урман эчендә урнашкан Ләке урманчылыгының 3нче базасы.

Читән белән әйләндереп алынган 10 хуҗалыкның тирә-ягы - куе урман. Ә урманны икегә шоссе юл бүлә. Кордонга иң беренче булып Югары Лоҗыдан Зарифуллиннар һәм Измайловлар күчеп килә.

Баграж ягының тирә-ягы катнаш куе урман белән капланган була. Күчеп килүчеләргә яшәү өчен, агачларны кисеп, урын әзерләргә туры килә. Ике ат ярдәмендә агачларны, куакларны кисеп, төпләрен алып, җирен сукалап, мәйданчык әзерлиләр. Соңрак алар янына мордвалар, күрше-тирә авыллар кешеләре килә. Югары Баграж, Унбия, Чыбыклыдан кардонга Рачковлар, Гончаровлар, Винокуровлар, Андрияновлар, Герасимовлар, Портновлар, Усмановлар күчеп килә.

Минем бабам Михаил Михайлович Миронов көтмәгәндә-уйламаганда 1958 елда кордонга китеп бара. Күченү өчен төп сәбәп, күмәк хуҗалыктан үзгә буларак, тотрыклы хезмәт хакы була. Узган гасыр урталарында кордонда контора, кибет эшләп тора. Хатын-кызларның бер өлеше хисапчы булып эшли, ирләр урман хуҗалыгына урнаша. Алар кортчылык, себерке бәйләү, агач кисү, агач утырту эше белән шөгыльләнә. Базада шулай ук производство өчен кирәкле тал да әзерлиләр. Көзге-кышкы чорда ир-атлар арба-тәгәрмәч ясый, сугыштан соңгы елларда хәтта аларның үз дәүләт стандартлары да (ГОСТ 705-41) була. Аларның тагын бер үзенчәлекле шөгыльләре - тимерчелек өчен күмер әзерләү. Җиргә түгәрәкләп чокыр "мич" ясала. Шунда күмергә дигән агачлар тутырылып, ут ягыла. Күмер төшкәч, мич балчык белән каплап, сүндерелә. Ике көннән соң, ул суынып беткәч кенә, күмер җыеп алына. Менә шундый үзенчәлекле кул хезмәтләре башкара "урман кешеләре".

Кечкенә авыл кара урман уртасында утыруга карамастан, анда бала-чага күп була, аеруча җәй көннәрендә. Ул чорда һәр гаиләнең үзендә дә 3-5 бала үсә. Алар 3 километр ераклыктагы Югары Баграж мәктәбенә укырга йөри.

Еллар үтә. Әлеге база башта Пробуждениегә, соңрак Петровский заводына күчерелә. Кордоннан да кешеләр китә башлый, берничә гаилә генә кала. Яшьләр зур шәһәрләргә укырга китә дә кабат катмый, өлкән яшьтәгеләр генә балаларын көтеп яшәп кала.

Ә менә 1987 елда кордоннарны бетерү, урман хуҗалыкларын аучылык биләмәләре итеп үзгәртү турында ТАССР Министрлар Советы карары чыга. Бу карар "урман кешеләренең" язмышын тамырдан үзгәртә. Кибет ябыла, кешеләр әкренләп Иске Зәй бистәсенә күченә, әлеге җәннәт почмагын 1989 елда иң соңгы гаилә булып Усмановлар ташлап китә. Бушап калган ишегалларына наратлар утыртыла. Үтеп-сүтеп йөрүчеләргә ул урында кеше яшәвен искәртүче бердәнбер чишмә генә бар. Кайчандыр ул чишмә дә, караучы булмау сәбәпле, кипте, кызыл балчык басып китте. Аны шул урында яшәүчеләр кабат чистартып, җан өрде, Иван Миронов часовня куйды, Александр атакай чишмәне изгеләндерде. Соңрак чишмә нефтьчеләр ярдәме белән тагын да төзекләндерелде, беседка куелды.

Кордон таркалуга шактый еллар үтте. Анда тынлык урнашты. Бу тынлыкны вакыт-вакыт тукран тукылдавы, кошлар сайравы, чишмә челтерәве генә җанландырып җибәрә.

Светлана Миронова, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: