Зәй офыклары

"Казандагы подъездда" адашкан баланың әти-әнисе Новосибирскийда табылган

Кичә, 19 гыйнварда, Казанда яшәүчеләрне, Татарстан башкаласында яшәүчеләрне бала табылу турындагы хәбәр белән "һөҗүм"гә тоттылар. Бу хактагы хәбәр "ВКонтакте" социаль челтәре, шулай ук WhatsApp аша таратылды. Анда Глеб исемле 4 яшьлек малайның югалуы, кайда яшәвен белмәве турында әйтелде. Таратылган хәбәр тулысынча менә болайрак иде: - МАКСИМАЛЬНЫЙ РЕПОСТ!!!!!!!!!!!!!! Сегодня ночью по...

Кичә, 19 гыйнварда, Казанда яшәүчеләрне, Татарстан башкаласында яшәүчеләрне бала табылу турындагы хәбәр белән "һөҗүм"гә тоттылар. Бу хактагы хәбәр "ВКонтакте" социаль челтәре, шулай ук WhatsApp аша таратылды. Анда Глеб исемле 4 яшьлек малайның югалуы, кайда яшәвен белмәве турында әйтелде.

Таратылган хәбәр тулысынча менә болайрак иде:

- МАКСИМАЛЬНЫЙ РЕПОСТ!!!!!!!!!!!!!!
Сегодня ночью по ул. Заречная 4 подъезд 5 был найден ребёнок!
Зовут Глеб, 4 года!
Где мама не знает, и где живет - тоже!
Сейчас находится в отделении полиции!!!
РЕБЯТА, СДЕЛАЙТЕ МАКСИМАЛЬНЫЙ РЕПОСТ - МОЖЕТ, КТО УЗНАЕТ МАЛЫША!!!!
У ВАС ЗАЙМЕТ ЭТО МИНУТУ, А МАЛЫШУ ЭТО БУДЕТ ОГРОМНОЙ ПОМОЩЬЮ!!!!!!!!!!!!!!

Әмма бу хәбәрнең Казанга кагылышы юк икәнлеге ачыкланды. Казанда бернинди дә бала табылмаган. Моннан тыш, әлеге адрес буенча Казанда шәхси йорт урнашкан һәм аның подъездлары булырга да мөмкин түгел, ди. Шулай да, хәбәрдә берникадәр дөреслек бар. Бала табылган. Әмма Казанда түгел, ә 2,5 мең чакрым ераклыкта - Новосибирскида. Аны әнисе килеп алган инде.

Сүз уңаеннан, мондый хәбәр Төмән, Пермь һәм башка шәһәрләрдә дә таратылган. Бездәге кебек "кармакка эләгүчеләр" дә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: