Зәй офыклары

Кечкенә дә төш кенә

Торак-коммуналь хуҗалык - халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче, җаваплы, авыр тармаклардан. Һәр кешенең фатиры, йортында су, җылылык, газ, яктылык, подъезд һәм ишегаллары чиста һәм төзек булсын өчен хезмәткәрләрдән ал-ялны белми эшләү сорала. Моңа бәйле рәвештә хезмәт күрсәтү сыйфаты әлеге тармак хезмәткәрләренең эше, осталыгыннан, оперативлыктан да тора. «Жилремстройсервис» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә...

Торак-коммуналь хуҗалык - халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче, җаваплы, авыр тармаклардан. Һәр кешенең фатиры, йортында су, җылылык, газ, яктылык, подъезд һәм ишегаллары чиста һәм төзек булсын өчен хезмәткәрләрдән ал-ялны белми эшләү сорала. Моңа бәйле рәвештә хезмәт күрсәтү сыйфаты әлеге тармак хезмәткәрләренең эше, осталыгыннан, оперативлыктан да тора. «Жилремстройсервис» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә баш инженер булып эшләүче Ленар Сәлимгәрәев - әнә шундый хезмәткәрләрдән. Кечкенә дә төш кенә, диясе килә Ленар турында. Җитәкчелек, аның кулы астында хезмәт күрсәтелүче йортларда яшәүчеләр дә баш инженерның эшеннән канәгать.

Ленар шәһәрдә туып-үскәнгә, аңа шәһәр хуҗалыгы проблемалары яхшы таныш. Өстәвенә, әтисе Наил күп еллар газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли. Әлеге хезмәт серләрен әтисеннән күреп, өйрәнеп үсә. Шәһәребезнең көчле укытучылары белән дан тоткан 4нче мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлаган егет Туполев исемендәге Казан авиация институтында укып, инженер-технолог белгечлеге ала. Югары белемле белгеч дип һаваланып тормый, хезмәт биографиясен "Чудин" шәхси предприятиесендә сантехник булып башлый. Тырыш егетне күреп алып, Нәсимә Марханова үз оешмасына мастер итеп эшкә чакыра. Ике елдан Ленар инженер, аннан баш инженер була. Торак-коммуналь хуҗалык тармагында әлеге хезмәтләрне башкарып, үзенә тәҗрибә туплый, кеше белән эшләү осталыгына өйрәнә. Бу өлкәдә иң мөһиме - халык белән эшли алу, алар гозерен тыңлау-үтәү. Ленар беркайчан тавыш күтәрмәс, халык үтенеченә игътибарлы, сабыр гына аларны хәл итү юлларын эзли.

"Жилремстройсервис" ҖЧШ "9 кат" ТМШенә караган - 12, "Идарәче компания торак-коммуналь хуҗалыгы"на караган 46 йортка хезмәт күрсәтә. Ленар Сәлимгәрәев әлеге йортларның җылы, якты, төзек булуына күзәтчелек итә, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы өчен дә ул җаваплы. Моңа өстәп, эретеп ябыштыручы, сылаучы-буяучы, җыештыручылар һ.б.лар белән дә җитәкчелек итә. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт барышына да җаваплы ул. Баш инженерның эше тавык та чүпләп бетермәслек күп. Биш елда ширкәт 20дән артык йортка капиталь ремонт ясаган. Быел оешма Никифоров урамының 68нче йортын төзекләндерү белән мәшгуль. Эшне сыйфатлы итеп башкаруга игътибар итәм, эшләгән эшкә кире кайту очраклары булганы юк, ди Ленар. Ул кул астында эшләүчеләрдән дә сыйфатлы эш таләп итә. Баш инженер эш барышында булган кимчелекләрне ачыклый, аларның бетү-бетмәвен күз уңында тота. Җитәкче Нәсимә Галимулловна белән дә аңлашып эшли ул. Җитәкче әйткән сүз - аның өчен закон. Эш барсын өчен вакыт белән дә исәпләшми. Беркайчан кешедән җиксенмәс, ничек тә үтенеч-гозерләрне үтәргә тырышыр, йөзеннән елмаю китмәс аның. Урамнан барган һәр икенче кеше аның белән исәнләшә, кемнәрдер рәхмәт сүзләре җиткерә. Балык тотарга, гөмбә җыярга ярата. Табигатькә чыгып үзенә көч, дәрт-дәрман ала.

Үз йортын булдырып, бакча тотып яшәргә кызыга. Эштән кайткач, гаиләсе белән йорт тирәсендә, бакчада кайнашасы килә Ленарның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: